Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешәндә Кач ману суында коенучыларны кайнар чәй, пирожкилар белән сыйлаганнар

Кичә, 18нән 19 гыйнварга каршы төндә  православие динен тотучы кайбер якташларыбыз  Кач ману (Крещение) купельләрендә коенып сафланды.

Инде хәбәр иткәнебезчә, җиһазландырылган мондый махсус коену урыннары – бәкеләр районда биш урында: Кече Чегодай авылы янындагы Зур Чирмешән елгасында, Ульяновка, Иске Элмәле,  Ивашкино, Әккәрәй авылларындагы  сулыкларда ачылды.

-Шушы барлык мәйданчыкларда да чаралар бәла-казасыз, тыныч, оешкан төстә үтте, - диде  Чирмешәннең 135 нче янгын-коткару часте начальнигы Фәрит Яруллин.

Белешүебезчә, Кече Чегодай авылы янындагы купельдә коенучыларны коткаручылар алып килгән “кыр кухнясында” кайнатылган чәй белән сыйлаганар, Чирмешән авыл җирлеге советы башкарма комитеты әлеге бәйрәмдә катнашучыларга пирожкиларга кадәр пешертеп алып килгән.

Белеп торыгыз: су элек-электән иң изге әйберләрнең берсе, барлык җан ияләренә рух бирүче дип саналган. Кач манылган су Тереклек суы дип йөртелгән, ул барлык авырулардан дәвалый, холык-фигыльне чистарта, сафландыра дигән ышану бар.  

фото: Фәрит Яруллин, Лидия Квакова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев