Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешән районында мәчетләргә йөрүчеләр кимегән

Районда мәчетләр эшләп торса да, соңгы вакытта анда йөрүчеләр кимегән. Имамнарның чираттагы җыелышында әйтүләренчә, бу хәл коронавирус чире башлангач шулай үзгәргән.

Бердән, халык авырудан шикләнсә, икенчедән, ни кызганыч, мәкерле чир күпме олыларыбызны, мәчет картларын гүр иясе итте.

Районда хәзер 25 мәчет эшли. Алар ачылганнан бирле, анысы шөкер,  дин йортларыбызның ишекләренә йозак эленгән авыллар юк. Имамнарыбыз дини гореф-гадәтләребезне шартына китереп дәвам иттерә. Тик киләчәктә шушы юлда бүгенге картларыбызны алмаштырырдай затлар булырмы?

-Бүген районыбыздан Казандагы “Мөхәммәдия”, Казанның меңъеллыгы, Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәләрендә, Россия ислам университетында барлыгы уникеләп якташыбыз белем ала, аларның уртача яше - 30-35. Шушы якташларыбызга зур өмет баглыйбыз, - ди район мөхтәсибе Рамил хәзрәт Ибраһимов.

Ярый, район үзәгендә, зуррак торак пунктларда халык бар әле, ә менә кечкенә авылларда ничек? 60 хуҗалыклы Якты Тау авылы имамы Габдрәшит хәзрәт Галәветдинов, әйтик, әлеге уңайдан болай диде:

-Бездә җомга намазларына унике-унөч кеше җыела, җәен авылга кайтып торучылар хисабына - күбрәк. Кышын җидәү-сигезәү калабыз, гаетләрдә 40-45 кеше катнаша. Намазга басардай яшьтәге авылдашлар бар әле тагын, унлап кеше, тик, кызганыч, мәчеткә йөрмиләр.  Аллаһы Тәгалә күңелләренә салып, намазга бассалар ярый да бит. Аңлатабыз, сөйлибез дә инде бу хакта. Без - сугыш чоры балалары  дин күтәрелгәч бу юлга кереп киттек, миңа, мәсәлән,  54 яшь иде ул вакытта. Әмма без мәңгелек түгел, дини йолаларыбызны киләчәктә дә дәвам итәргә, азанны әйтергә кирәк, мәет озату, никахы, башка мәҗлесләре бар. Аларны кем башкарыр?

-Светлогорскийга да сез йөрисезме, Габдерәшит хәзрәт?

-Әйе, анда да татар гаиләләрендә күркәм мәҗлесләр булып тора. Чакырсалар - барам. Светлогорский үзенчәлекле, төрле милләт халкы яшәүче катнаш авыл бит инде ул: чувашы, русы бар. Алар үз диннәрен тотсалар да, күршеләрен хөрмәт итеп, татар мәҗлесләренә кереп утыралар, сәдакасын бирәләр. Күрше хакы – бик зур нәрсә бит инде ул. Бу – хөрмәт билгесе, рәхмәт аларга.

-Мәчетләрне тотуның чыгымнары да байтактыр?

-Аллаһыга шөкер, утка, газга түләп барабыз. Мәчетнең тәрәзәләрен алмаштырган идек, быел аларга 28 мең сумлык тәрәзә йөзлекләре куйдырдык.  Киләчәктә зираттагы хуҗалык кирәк-яраклары куя торган бинаны тышларга ниятләп торабыз. Мәчетебез җылы, якты, рәхәт, - ди  Габдрәшит хәзрәт.

Бүген районыбыз мәчетләренең кайберләрендә ремонт эшләре дә бара. Бәркәтә мәчетенә янкорма  төзиләр, Чирмешәннең үзәк мәчете нигез катында яңа бүлмәләр ясыйлар. Яшәүчедә һәм Иске Кадиның 1 нче мәхәлләсенең Аллаһ йортларында манаралар яңартыла.

Район имамнарының Чирмешән үзәк мәчетендә узган җыенында көзге уңышлардан гошер сәдакасы җыю хакында сөйләштеләр. Эшләрен яхшы алып баручы имамнарга - Тукай  бистәсеннән Нургаяз Яруллинга, Якты Таудан Габдрәшит Галәветдиновка,  Туймәттән Ильяс Әһлиуллинга,  Әмирдән Люцир Зыятдиновка  Татарстан мөфтиенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев