Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешән районында да Мәүлид аен зурлап билгеләп үтәләр

9 ноябрьдә Мәүлид кичәсе башланды. Ул - бөтен дөнья мөселманнарының иң яраткан бәйрәмнәренең берсе, әһәмияте буенча Кадер кичәсеннән соң икенче урында тора.

Бу көнне сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вәссәләм дөньяга килгән. Шул көннән башлап, Ислам нуры җәелгән.

Бер ай дәвам итәчәк бәйрәм көннәрендә шәхси йортларда Мәүлид ашлары уза.  17 ноябрьдә Якты Тау авылы мәдәният йортында, ә 18 ноябрьдә Әмир авылы мәчетендә мәҗлес уздыралар. 

-19 ноябрьдә, Мәүлид ае уңаеннан,  семинар оештыралар, - ди район мөхтәсибе Минсәгыйрь хәзрәт Миншин. - Бу көнне  Болгарга безнең районнан да делегация барачак.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев