Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешән районы җитәкчесе ифтар мәҗлесе үткәрде

Рамазан аенда Чирмешән мәчетендә дә ифтар ашлары еш уза. 4 июльдә, шимбә көнне, әбиләрне һәм бабайларны район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин исеменнән сыйладылар. -Динебезне куәтләү өчен бу бик матур, мактаулы гамәл, - ди мәчет имамы Хабир хәзрәт Ханов. - Район җитәкчелеге ярдәме белән мондый мәҗлесне инде дүртенче тапкыр уздырабыз, аларга Аллаһының...

Рамазан аенда Чирмешән мәчетендә дә ифтар ашлары еш уза. 4 июльдә, шимбә көнне, әбиләрне һәм бабайларны район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин исеменнән сыйладылар.

-Динебезне куәтләү өчен бу бик матур, мактаулы гамәл, - ди мәчет имамы Хабир хәзрәт Ханов. - Район җитәкчелеге ярдәме белән мондый мәҗлесне инде дүртенче тапкыр уздырабыз, аларга Аллаһының рәхмәте яусын. Аш-су әзерләүчеләргә дә рәхмәтебез олы.
Ифтарга җыелган өлкәннәр белән бергә, яшь егетләр һәм кызлар, башка авыллар имамнары, кайбер оешмалар җитәкчеләре дә вәгазь тыңладылар, намаз укыдылар. Бу кичтә Коръән сүзләре дә күпләрнең җанын пакъләде, Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз иреште.
Рамазан аенда Чирмешән мәчетендә Төркиядән үк килгән коръән-хафиз Әхмәт Чаирның Коръән укуы - ямь өстенә ямь.
-Татарстанга беренче генә килүем, илегез бик гүзәл, - ди 55 яшьлек дин галиме.
Әхмәт Чаир Лашман, Иске Кади, Бәркәтә мәчетләрендә дә булырга җай тапкан. Коръән укыган. Ул Чирмешән мәчетендә үк яши икән. Биредә аңа, башка мөселман кардәшләргә дә юыну, пакълану, ял итү өчен бөтен шартлар бар.
Чирмешәнгә шимбә көнне булган ифтарга төбәк казые ярдәмчесе Исмәгыйль хәзрәт Биккинин да килеп, бик эчтәлекле вәгазь укыды. Гомумән, мәчеткә килгән кеше моннан рухи яктан ныгып, сабырланып, Аллаһының барлыгына инанып, шөкрана кылып, иманы артып кайта.
Кара Чишмәгә коръән-хафизны Казаннан алып килгәннәр. Россия Ислам университетында белем алучы таҗик егете ул.
-Бик әзерлекле кеше, - ди аның турында Кара Чишмә мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Вәлиев. - Барын да белеп, матур укый. Мәчеткә утызлап кеше җыелабыз. Аллаһының рәхмәте яусын, авылда ифтарлар еш уза. Кемдер мәҗлесне мәчеттә оештырса, кемдер - өендә. Әле менә алдагы бер көндә ике урында аш көйлиләр.
Сүз уңаеннан, Чирмешәндә яшәүче карачишмәлеләр Чирмешән мәчетендә 11 июль көнне шулай ук ифтар ашы үткәрергә ниятләгәннәр. Чирмешәнле әмирлеләр исә ифтарны авыллары мәчетендә оештырдылар, сәваплы булдылар.
-Башка мәхәлләләрдә дә ифтар ашларын күркәм оештыралар, аларда яшьләр дә катнаша, - ди район мөхтәсибе Минсәгыйрь хәзрәт Миншин. - Ураза тотучылар арасында егетләр һәм кызларның күп булуы - үзе бер сөенеч.
Мөхтәсиб әйтүе буенча, мәчетләребез балаларның җәйге ялын нәтиҗәле оештыру турында да кайгырта. Лашманда һәм Кара Чишмәдә дини ял лагерьлары эшләгән, гаеттән соң бу эшне Туймәттә, Бәркәтәдә, Керкәледә, Иске Кадида, Кармышта, Чирмешәндә, Түбән Кәминкәдә дә оештырмакчылар.
...Таңнан кояш баеганчы тамагына ризык алмаган, Ходай кушканча гамәлләр кылып яшәүче мөселман кардәшләребезне, авыз ачтырып, Чирмешән мәчетендәге аерым залга, аш-сулы өстәлләр артына дәштеләр.
Йөз илле кеше өчен сыйның ниндиен генә әзерләмәгәннәр: токмачлы аш, итле бәрәңге, карбыз, кавын дисеңме, барын да мактый-мактый ашадылар. Кадерле кунакларга хәтта тансык ризык- борай бәлешенә кадәр пешерелгән. Күркәм мәҗлесне оештыручыларга, хәстәрен күрүчеләргә Ходай саулык, бәрәкәт бирсен, аяк-куллары сызламасын. Һәркайсына рәхмәт.
-Ураза вакытында артык зур эшләрдән туктап торабыз, күбрәк өйдә шөгыль табабыз, - ди ифтарга Лашманнан килгән Салават Газизов.- Аллага шөкер, озак вакыт ризыксыз да торып, түзеп була.
Мәгълүм булганча, ураза гаете 17 июльдә узачак. 18 июльдә Чирмешәндәге стадионда "Хуш, Рамазан!" исемле бәйрәм уздыру планлаштырыла.
Ә ураза әле дәвам итә.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Чирмешән мәчетендә ифтар мәҗлесе Коръән