Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Бәркәтәдә узган чарада Идел буе Болгарының ислам динен кабул итү тарихы турында сөйләштеләр

Бәркәтә авылына бу көнне кунаклар күп килде. Тикмәгә түгел, мәктәптә, Идел Болгар дәүләте ислам динен рәсми рәвештә кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган конференция узды.

-Тарих, гомумән, кызыклы фән, ә ислам диненең ничек килүе бездә аеруча кызыксыну уята. Тарихның бу өлешенә ныграк тукталу өчен, шул темага конференция уздырырга булдык, - диде Бәркәтә мәктәбе директоры Габдерәшит Гыйнванов. – Тарих белән дин аерылмый, алар бер-берсен барлыкка китерә, дин халыкны берләштерә.

Конференцияне Идел буе болгар дәүләте тарихы белән таныштырудан башлап җибәрделәр. Мәктәпнең актлар залына җыелган кунаклар һәм укучылар Ибне Фазланның сәяхәте белән таныштылар. Бу тарихи юл катнашучыларны үзенә алып кереп киткән төсле булды. Мәктәп директоры, тарих фәне укытучысы Габдерәшит Гыйнвановның бу хактагы докладын кунаклар кызыксынып тыңлады.

921 елның июнендә сәяхәткә кузгалган Ибне Фазлан 922 елның 22 маенда Болгарга килеп җитә. Бу көн тарихыбызда зур көн булып санала.

-Ислам дине көчләп тагылмаган, ул тыныч юл белән килеп кергән. Диннең асылын бәяләп бетереп булмый. Тарихта сораулар гел күп кала, - диде Габдерәшит Габдрахман улы.

Конференциягә кунак булып килгән, тарих белән кызыксынучы якташларыбыз да кызыклы мәгълүматлар җиткерде, район мөхтәсебе Рамил хәзрәт Ибраһимов та ислам дине тарихы турында үз фикерләрен белдерде.

Чара ахырында “Дини тәрбия бирүне мәктәптә тәрбия бирү эшчәнлегендә кулланып буламы?” дигән теманы уртага салып сөйләштеләр. Шулай ук телебезне, динебезне ничек саклап калу хакында да фикерләр яңгырады.

-Гаиләдә ана телендә генә аралашырга кирәк. Безнең гаиләдә бу язылмаган закон, ә урамда, җәмәгать урыннарында, башка милләт кешеләре белән рус телендә сөйләшергә дә була, - дип үз тәкъдимен җиткерде кунакларның берсе – Наил Сабиров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев