24 сентябрь 2020 яңалыклары
-
Узган ягу сезонында Чирмешәндә алты янгын булган
Көзгә кереп, торакларыбызны, эш биналарын җылыту сезоны башландымы, ут хәвеф-хәтәрләренең артуы күзәтелә. Бу мичләрне “уяту”, җылыткычлар һәм газ җиһазларын куллану белән бәйле.
-
Чирмешән автоинспекторлары рейдка чыга
Әлеге профилактик чара 25 сентябрь көнне кичке сәгать 6дан төнге 12гә хәтле дәвам итәчәк.
-
Чирмешән кешесенең банк картасыннан 58 мең сум акчасын урлаганнар
Чирмешәндә яшәүче бер хатын-кызның телефон номерына мошенниклар бер сәгать эчендә әллә ничә номердан шалтыратканнар һәм үз дигәннәренә ирешкәннәр: аның кредит картасыннан 58 мең сумнан күбрәк акчасын урлаганнар.
-
Марат Әхмәтов: Туган телебез исән-сау булырга тиеш
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия рәисе Марат Әхмәтов татар телен киләсе буыннарга тапшыру өчен, аны саклау нияте белән эшләячәген әйткән. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә Президент юлламасыннан соң сөйләгән.
-
Ләйлә Фазлыева: Татарстан Президенты Юлламасы республикага алдагы елга темп бирәчәк
Бүген Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советы каршында Татарстан үсешенең өстенлекле юнәлешләрен билгеләде.
-
Республика башлыгы 2021 елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итте
-Телебез — рухи яктан берләштерүче зур көч, — диде Рөстәм Миңнеханов.
-
Чирмешән остасы машинадан трактор ясаган
Галәүтдиновлар быел да бакча җирләрен эшкәртергә каяндыр техника эзләп йөрмәделәр, бу эшкә үзләренең “тимер атларын җиктеләр”.
-
Бик тәмле итеп борай бәлеше пешерү ЫСУЛЫ
Кукмарада яшәүче Әмир абыйдан борай бәлеше рецепты.
-
Татарстанның 100 мәчетендә татар теле курсларына укучылар кабул ителә
1-нче октябрьдән Татарстан мәчетләрендә янәдән татар теле курслары ачыла: яңа уку сезонында дәресләр 100 мәйданчыкта оештырылачак. Республикабызның барлык шәһәрләрен һәм күпчелек район үзәкләрен колачлаган татар телен өйрәнү буенча мәчет каршындагы курслар быел нәзарәт тарафыннан дүртенче тапкыр үткәрелә. Курслар ТАССР оешуның 100-еллыгы һәм нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Туган тел елы кысаларында уздырыла.
-
“Сөлчә”дә урак алдынгысын 4 центнерлы үгез белән бүләклиләр
Быел “Сөлчә” җәмгыятендә бөртеклеләр уңышын җыюда катнашкан комбайнчыларга һәм аларның ярдәмчеләренә якын көннәрдә тулаем 418 мең сум хезмәт хакы түләнәчәк.
-
Бүген Рөстәм Миңнеханов еллык Юллама белән чыгыш ясый
Бүген Казанда Татарстан Дәүләт Советының берьюлы ике утырышы узачак. Парламент утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясый, - дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.