Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

“Сөлчә”дә урак алдынгысын 4 центнерлы үгез белән бүләклиләр

Быел “Сөлчә” җәмгыятендә бөртеклеләр уңышын җыюда катнашкан комбайнчыларга һәм аларның ярдәмчеләренә якын көннәрдә тулаем 418 мең сум хезмәт хакы түләнәчәк.

-Бездә өч бөртек комбайны 1400 гектарлап мәйданда бөртек суктырды, - ди җәмгыять җитәкчесе Хәмзә Хаматов. -Уракны үз көчебез белән җиңдердек. Байтак бөртек җыйдык, җитәрлек күләмдә орлык запасы хәстәрләдек. Эшләгән кеше лаеклы түләү дә алырга тиеш. Идарә урак алдынгысы – комбайнчы Хәлил Мөхиббуллинны дүрт центнерлы үгез белән бүләкләргә карар чыгарды. Башкаларны да кызыксындыру чараларын эзлибез.

Бүген “Сөлчә” комбайнчылары комбайннарын кышкы саклауга кую белән мәшгуль. Бу эшне дә соңга калдырырга ярамый.

фото: автор

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев