Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Узган ягу сезонында Чирмешәндә алты янгын булган

Көзгә кереп, торакларыбызны, эш биналарын җылыту сезоны башландымы, ут хәвеф-хәтәрләренең артуы күзәтелә. Бу мичләрне “уяту”, җылыткычлар һәм газ җиһазларын куллану белән бәйле.

2019-2020 нче еллардагы ягу сезонында районда 6 янгын теркәлгән: ут 3 корылманы, 1 транспорт чарасын юк иткән, 2 корылмага өлешчә зыян салган. Әлеге янгыннарның төп сәбәбе:  электр җиһазларын  файдалану кагыйдәләрен  бозу, мич, морҗаларның төзексезлеге.

Янгыннар Түбән Кармалка, Яңа Элмәле, Ивашкино авылларында, өчесе район үзәгендә чыккан.

-Нык суыклар башланганчы, районыбыз халкы  мич, морҗаларының торышын кабат күздән үткәрсен иде. Мунчаларда утның еш чыгуы хакында да онытмыйк. Электр җиһазларын бер розеткага тоташтырып электр үткәргечләрен кыздырмау мөһим, - ди районның янгын күзәтчелеге хезмәте  өлкән инспекторы Андрей Фомин.

фото: архив 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X