Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән остасы машинадан трактор ясаган

Галәүтдиновлар быел да бакча җирләрен эшкәртергә каяндыр техника эзләп йөрмәделәр, бу эшкә үзләренең “тимер атларын җиктеләр”.

Инде документлаштырылган, теркәлү номерлары да алынган тракторларын тулы көчкә эшләтәләр алар. Кышын, көрәк тагып, кар эттергәннәр, җәен үләннәр дә чапканнар.

-Урмандагы умарталыгыбызда да ул гел кирәк, уңайлы техника, - ди Марс абый Галәүтдинов, улының яңа трактор ясап чыгуына кинәнеп. -Барын да үзе тапты, җыйды, көйләде ул.

УАЗ автомашинасы базасында җыелган трактор, чыннан да, өр-яңа кебек. Чистартканнар, грунтовать та иткәннәр тимер өслекләрне. Кызыл төскә буялган трактор заводтан чыккан диярсең.

-Монда узелларның, частьләрнең күбесен тимер-томыр арасыннан таптым, - ди Марсель Галәүтдинов. -Күчәрләре хәрби УАЗныкы, алды да, арты да тарта. Тизлек күчерү валы арткы, алга якка да чыккан, хет чапкыч, сабан, арба так, бер кыенлыгы юк. Фрезалары да бар, язын, бәрәңге утыртыр алдыннан, аның белән җирне 25-28 сантиметр тирәнлектә эшкәртеп була, культиватор кирәкми дә.

Сабан төрәннәре өчәү, элеккеге, атка тагыла торган сука төрәннәре. Алары да иске, яңарттык кына.

Чирмешәндә газ хезмәте мастеры Марсель Марс улы җыйган машина-тракторның яктырту, сигнал бирү приборлары да төзек. Кабинасы җыйнак кына, бер кеше утырырлык. Эчтә артык тавыш юк, рәхәтләнеп музыка тыңлый аласың.

 -Музыка эшкә дәрт өсти, - дип елмая хуҗасы.

Руль системасы да ипле, гидравлик идарә ителешле, тракторны, кая телисең шунда, көч куймыйча гына бора торган. Ягулык та арзанга төшә, двигатель газда эшләүгә көйләнгән.

Галәүтдиновлар, гомумән, гел яңалыкка омтылучан. Өй яннарыннан ерак түгел бакчаларында беркайчан чүп үстермиләр, көзен бәрәңгедән, чөгендердән, кабактан да мул уңыш җыялар. Уңган гаилә.

...Инде яртысыннан күбрәге эшкәртелгән участок җире кабат трактор гөрелтесенә күмелде. Кечкенә сабанның кечкенә төрәннәре җирнең 25 сантиметрлап катламын йомшарта бара. Тагын бер-ике әйләнсә, монда быелга эш бетә дә. Гадәти булмаган бу техникага кышын, киләсе сезонда да эш бетмәячәк. Галәүтдиновлар хәтта “Могучий” тракторына патент та алмакчылар. Анысы исә катлаулырак, әмма кулдан килердәй бурыч.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X