Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Республикада

Республика башлыгы 2021 елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итте

-Телебез — рухи яктан берләштерүче зур көч, — диде Рөстәм Миңнеханов.

Киләсе ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың эчке һәм тышкы хәле турында Дәүләт Советына еллык Юлламасында җиткерде. Бу хакта Татар-информ мәгълүмат агентлыгы яза.

-Без милли телләр һәм мәдәниятләр үсеше өчен шартлар тудырырга бурычлы. Рус, чуваш, удмурт, мордва, марилар һәм башкалар. Моңа зур игътибар биреп, киләсе елны Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итәргә тәкъдим итәм, — диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Бөтендөнья татар конгрессының төп бурычы — Милләт җыенында кабул ителгән стратегияне тормышка ашыру.

-Телебез — рухи яктан берләштерүче зур көч. Татар телен саклау һәм үстерү буенча комиссиягә өметләр баглыйбыз. Бу эштә барлык хакимият органнары һәм иҗтимагый оешмалар катнашырга тиеш. Туган тел — үз халкың белән элемтә. Без телебезне саклап калу өчен барысын эшләячәкбез. Бу алдагы буын алдында әхлакый бурыч», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X