20 декабрь 2012 яңалыклары
-
Белемле меңне егар
Фән олимпиадаларының район турында кадет мәктәп-интернатының 10 класс укучысы Эдуард Миронов биология, география, рус теле һәм рус әдәбияты буенча беренче урыннарны яулаган. 1нче Чирмешән урта мәктәбенең 9нчы класс укучысы Динара Гыйбадуллина да укытучыларына дан өстәгән, өч фән буенча (математика, рус теле, рус әдәбияты) җиңүче булган. Чирмешән лицее укучысы Энҗе Сибгатуллина...
-
Тормышны яратып яшәү
Тукай поселогында гомер итүче Миннебаян әби Яруллина районыбызда иң өлкән кешеләрнең берсе. Аңа бу елның соңгы көнендә 100 яшь тулачак. Гөлсирә Шәрифуллина фотосы. Тукай поселогында фермада кайчандыр меңләгән баш сарык асраганнар. Авыл халкының күбесе шунда хезмәт куйган. Миннебаян әби дә 20 ел сарыклар көтүе көткән. Бәлки шуңадыр да, бүген аның...
-
Эшсезләрне укыталар
Быел район мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы 36 кеше өстәмә һөнәр үзләштергән. Мәшгульлек үзәге республикадагы төрле уку йортлары белән килешү төзеп, эшсезләргә автогрейдер машинисты, куркыныч йөк ташучы, "В", "С", "Д", "Е" категорияле машина йөртүче, ЭВМ һәм котельный операторлары, чәчтараш, газ җиһазларына хезмәт күрсәтүче, электромонтер, бухгалтер, пешекче, трамвай йөртүче һөнәрләренә укырга мөмкинлек...
-
Чирмешән – уртак йортыбыз
Чирмешән авыл җирлеге - районыбызда иң зур муниципаль берәмлек. Чирмешәннән кала, аның составына Түбән Чегодай, Казанка, Кече Чегодай авыллары кереп, район халкының өчтән бере диярлек шушы җирлектә көн итә. Биредә яшәүчеләр үзләрен борчыган проблемаларны еш кына җирле үзидарә органы аша хәл итә. Аларның тормыш-яшәеше Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе...
-
Көрәш – беренче урында
2нче Чирмешән урта мәктәбенең 10 класс укучысы Виктор Наумовның, төрле көрәш бәйгеләрендә җиңү яулаганы өчен, 14 медале бар, шул исәптән сигезесе - беренче урын өчен. Ул район командасы составында районара һәм республикакүләм ярышларда еш катнаша. Узган район Сабан туенда В. Наумов үз яшь категориясендә беренче урынны алган. Күптән түгел генә...
-
Фермалы авыл озак яшәр
"Татарстанда яшәүчеләрнең 26 проценты гына авыл халкы. Гаилә фермалары төзү - авылны саклап калуның бер юлы ул", - диде республика Президенты Рөстәм Миңнеханов үткән якшәмбе көнне Министрлар кабинетында видеоконференция режимында уздырылган киңәшмәдә. Бу юнәлештә Кукмара районы үрнәк итеп макталды. Әлеге районда дәүләт һәм район ярдәме белән төзелгән кырык гаилә фермасы...
-
Президент янына чакырганнар
26 декабрь көнне казанда узачак республиканың төп чыршы бәйрәмендә безнең районнан да 18 бала катнашачак. Мәгълүмати-методик үзәктән хәбәр итүләренчә, Президент чыршысына яхшы билгеләргә генә укучыларны, республика олимпиадаларында җиңүчеләрне, мәктәп тормышында актив катнашучыларны, ятим балаларны чакыралар. Аларны кызыклы тамаша һәм бүләкләр көтә.
-
Ашыгырга ярамый
Агымдагы елның 11 аенда район юлларында булган 17 һәлакәттә 8 кеше һәлак булган һәм 25 кеше төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләр алган. Чагыштыру өчен: 2011 елның шул чорында 25 юл-транспорт һәлакәтендә 10 кеше үлгән, 26 кеше яраланган. Һәлакәтләрнең сигезесе район территориясендә яшәүче машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан. Аларда 6 кеше һәлак...
-
Ит тә кирәк, җылы кием дә
Үткән атна якшәмбесендә Чирмешәндә ярминкәгә килгән халыкның күбесе иң элек ит сатылучы рәтләргә үтте. Дөрестән дә, ит сатучылар бер рәт үк иде, алучылар да аз булмады. Сыер итен - 220-230, дуңгыз итен 170-175 сумнан тәкъдим иттеләр. Каз түшкәләренә дә хуҗалар тиз табылды. Казның яңа суелганын гына түгел, каклаганын да алырга...