Чирмешән – уртак йортыбыз
Чирмешән авыл җирлеге - районыбызда иң зур муниципаль берәмлек. Чирмешәннән кала, аның составына Түбән Чегодай, Казанка, Кече Чегодай авыллары кереп, район халкының өчтән бере диярлек шушы җирлектә көн итә. Биредә яшәүчеләр үзләрен борчыган проблемаларны еш кына җирле үзидарә органы аша хәл итә. Аларның тормыш-яшәеше Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе...
Чирмешән авыл җирлеге - районыбызда иң зур муниципаль берәмлек. Чирмешәннән кала, аның составына Түбән Чегодай, Казанка, Кече Чегодай авыллары кереп, район халкының өчтән бере диярлек шушы җирлектә көн итә. Биредә яшәүчеләр үзләрен борчыган проблемаларны еш кына җирле үзидарә органы аша хәл итә. Аларның тормыш-яшәеше Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиевага яхшы таныш. Аның белән әңгәмәне газета укучыларга да җиткерәбез.
- Светлана Сарыймовна, сөйләшүебезне башлаганчы, 10-15 минут эчендә телефон аша гына да әллә никадәр мәсьәләне хәл иттегез.
- Берәү күршесе ишегалдындагы колонкадан бөтен урамга су ага, ди. Булдыксыз ирнең колонкасын коммуналь хезмәт ярдәме белән ясарга дип килештек. Икенче бер исерек ир-ат өендә үз ишләрен җыеп ята. Янгын чыгармаслармы икән дип, аның да күршесе шалтыратты. Шундыйрак йомышлары төшеп элемтәгә чыгучылар күп инде.
Соңгы арада район үзәгендә хуҗасыз яки бәйдән ычкындырылган этләр күбәйде. Әти-әниләр, хат ташучылар, "ашыгыч ярдәм"дә эшләүчеләр моңа еш зарлана. Кайбер урам баганаларында лампочкалар янмый, диләр. Кыскасы, проблемаларның зурысы, кечкенәсе юк.
- Халык җыеннарында да, нигездә, шулар хакында сүз кузгаталар бит.
- Әйе, җирлектә яшәүчеләрне борчыган мәсьә-ләләрне, гозерләрне без авыл җыеннарында да ишетәбез. Халык су, юллар мәсьәләсен еш күтәрә. Эшсезлек, эчкечелек турында ачынып сөйлиләр.
-Светлана Сарыймовна, авыл җирлеге бюджетына күп итеп акча өстәсәләр, аны кайсы өлкәгә тотар идегез?
- Һич икеләнмичә, район үзәгендә су проблемасын хәл итәр идем. Җәй җиттеме - бездә иң зур тавыш шул хакта. Бигрәк тә кызу көннәрдә кайбер урамнарга су барып җитми. Ярый әле, бу юнәлештә эш кузгалды. Шактый суммага - 6-7 миллион акчага каптаж үзгәртеп корылды. Хәзер җир астында чиста суларны җыеп сакларлык сыешлыклар урнаштыру кирәк, башнялар гына җитми. Әгәр киләсе елда шушы резервуарларны куя алсак, белгечләр әйтүенчә, Чирмешәнне су белән тәэмин итү мәсьәләсе уңайга чишелергә тиеш.
Аннан, район үзәге эчендәге суүткәргечләр бик иске - чуен, асбест торбалар әле һаман да хезмәттә. Аларны озакка сузмыйча алыштырасы иде, чөнки еш тишеләләр. Моннан ун еллар элек бу эшләрнең якынча күпмегә төшәчәген санап караган идек - 70 миллионнар чамасы чыкты. Шуннан соң бәяләрнең үсүен исәпкә алсаң...
Кече Чегодай авылындагы урамнарда суүткәргеч бөтенләй юк. Терлекләргә, юынырга халык суны үзләре казыткан скважиналардан ала, ә эчә торганына "Сабантуй" чишмәсенә йөри. Әгәр дә авыл халкы проект-смета документлары ясатырга акчалата булышса, нинди дә булса программага "эләгеп", биредә суүткәргеч ясатыр идек.
- Инде су темасын кузгаткач, үзәкләштерелгән канализация челтәре хакында да беләсе иде.
- Бүген бу эш район үзәгенең Амур ягында бара. Молодежная, Ларионов, Гагарин, Заречная урамнарында торбалар салынды. Канализацияне күбрәк Чирмешәннең төньяк, төньяк-көнчыгыш микрорайоннарында яшәүче халык сорый. Әмма әлегә бу мәсьәләдә ачыклык юк, ниләр буласын анык аңлатып бирә алмыйм.
- Чирмешәндә зур завод, предприятиеләр юк. Шунлыктан халыкны эшле итү зур проблема.
- Безнең авыл җирлеге үзәк ролен үтәгәнлектән, бүген бер өлеш халык бюджет, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге учреждениеләрдә эшли. Күпләр нефть компанияләрендә, сәүдә өлкәсендә акча таба. Кызганыч, заманында йөзләрчә кеше мәшгуль булган "Чирмешәннефть" эшчәнлеген туктатты. Бу күп чирмешәнлеләрнең гаилә бюджетына сукты. Бүген гаиләләрен туйдыру өчен авыллардан кайбер ир-егетләребез Казан, Мәскәү, Самара, Себер якларына чыгып китә. Безнекеләр хәтта Сочида да эшли.
Көнкүреш техникасы ремонтлаучылар, аяк киеме төзәтүче, ишек-тәрәзә ясаучы эшмәкәрләребез үзебездә заказлар табып тора. Күпчелек малчылык белән шөгыльләнә. Терлек сатып алу, абзар төзер өчен ташламалы кредит алучылар байтак.
- Ә көтүләрдә терлек азая.
- Чагыштыру өчен, былтыр Чирмешәннең төньяктагы урамнарында яшәүчеләр 15 сыер асраган булса, быел бу сан 9га гына калды. Район үзәгенең көнбатышындагы йортларда 30лап сыер бар. Амур ягында 50-60 сыер асрала. 39 хуҗалыклы Кече Чегодайда 1 генә сыер. Ә менә Казанка авылыннан Хмелевлар - 6, Юнысовлар 3 баш савым сыеры тота. Чирмешәннән Бабаевлар быел 100 баш сарык, шулкадәр үк каз асрады. Каз дигәннән, быел район үзәгендә бу кошны бик күп үстерделәр. Әйтәсе килгәнем шул: бүген тырышлар, булдыклылар ничек булса да акча эшләүнең җаен таба. Шул ук вакытта Чирмешәндә, кышка керер алдыннан, бер йортның газын, суын өзеп киттеләр. Түләмәгәннәр. Гаиләдә барысы да эчә. Эшкә дә урнаштырып карадык, эшләмәделәр. Ник яшереп торырга - андыйлар да күп хәзер.
- Халык саны ничек, Светлана Сарыймовна, артабызмы, кимибезме?
- Моннан ун еллар элек район үзәге халкы 3700ләр чамасы иде. Бүген Чирмешәндә 6200дән күбрәк, ә авыл җирлегендә 6778 кеше яши. Район үзәгендә халык арта. Йорт төзер өчен участоклар алырга теләүчеләрнең гаризалары бихисап. Соңгы елларда өй салырга төньяк микрорайонда - 111, көньякта, элеккеге аэропорт урынында 245 җир кишәрлеге проектланды.
Кызганыч, авылларда халык санының артуы белән мактана алмыйбыз. Менә быел безнең җирлектәге Кече һәм Түбән Чегодайда - берәр, Казанкада ике генә бала туды.
- Хәзер Түбән Чегодай да Чирмешән авыл җирлеге составында.
- Бу авыл халкы белән уртак телне тиз таптык. Бик уңганнар, чиста яшәүчеләр. Җирлектә иң күп сыер асраучы, сөт сатучылар да түбәнчегодайлылар. Быел бу авылда мәдәният йортының түбәсен яңарттык, ишек-тәрәзәләрен алыштырдык. Эш бар - монда да су челтәрләрен яңартасы иде.
- Торак пунктларның чисталыгы, төзеклеге мәсьәләсендә һаман "штрафлар теле" белән эш итәргә туры киләме?
- Чирмешән - уртак йортыбыз. Үзебез яшәгән йорт-өйләр, урамнар матур, чиста булырга тиешлеген күпләр аңлый. Ә менә йорты алдыннан чүп-чарны да җыеп алмаган булдыксыз тыңламаучыларга штраф та салырга туры килә.
Район үзәгендәге Бакча, Макаринская, Ларионов урамнарында яшәүчеләр арасында өй каршыларында, урамда чәчәк үстерүчеләр байтак. Күпләр матур итеп агачлар утыртып куя.
- Күп квартиралы йортларны капиталь ремонтлагач Чирмешән тагын да ямьләнеп китте.
- Ямьсезләнгән иде инде ул йортлар. Түбәсен төсле калай, стеналарын сайдинг белән тышлагач йорт бөтенләй башкача. Хәзер безнең район үзәгендә тулай торакны рәтлисе бар. Аны "малосемейка" тибында ясап сатарга ниятлибез. Яхшы итеп ремонтлаганнан соң диюем.
- Киләсе елга район үзәгендә тагын нинди эшләр планлаштырыла?
- Титов урамындагы "МСО йортлары"ның ишегалдын төзекләндерәчәкбез. Заречная урамының икенче башын юллы итү буенча эш дәвам итәчәк. Аннан һаман да шул район үзәген су белән тәэмин итү буенча эшебез күп әле.
- Авыл җирлеге Советы депутатлары ничек, ярдәмнәре тияме?
- Әлеге чакырылыш депутатларыбыз кыюлар, үз тәкъдимнәрен әйтеп дәлилләп тә бирәләр. Араларында оешма, учреждение җитәкчеләре булганлыктан, үз эш юнәлешләре буенча конкрет ярдәмнәрен тоябыз. Анысы өчен рәхмәт.
- Авыл җирлеге җитәкчеләренә бүген эш күп. Зиратлар, гидротехник корылмалар, үләт базлары игътибардан читтә калмаска тиеш.
- Безнең авыл җирлеге территориясендә 9 зират бар. Шуларның өчесе ябык, чөнки аларның авыллары - Липка, Сотников хуторы, Титов поселогы юк инде. Казанка уңаендагы Свобода поселогы зиратына якыннарын җирлиләр әле. Әлеге изге урыннарны чистартып, тәртиптә тотуны халык үзе башкара.
Чирмешәндә яңа христиан зираты өчен урын бирелде, аның тирә-ягын тотып алдык, кирәк-ярак куяр өчен өйчек ясалды. Хәзер аның күтәртелгән юлы да бар.
Территориябездә булган гидротехник корылма - Чегодай буасының плотинасын ныгытасы бар. Районыбызның авыл җирлекләрендә бу эш башланды инде. Без дә үз чиратыбызны көтәбез.
Терлекләр өчен биотермик базларыбыз бар. Дәүләт быел аларны карап торырга бераз акча да бирде. Монысы җитеп тора. Казанкадагы себер язвалы терлекләр күмелгән үләт базы кырыен тотасыбыз бар. Җәй көне берәү аның баганаларын алып киткән.
- Кышын урамнарны кардан ничек чистартасыз?
- Элек елларда бу эшне коммуналь хезмәт башкара иде. Быел, конкурс нигезендә, авыл җирлегендәге урамнарны "Татнефтедор" җәмгыятенең автомобиль юллары идарәсе чистартачак. Авылларда үз техникалары булган халык бу яктан нык булыша. Түбән Чегодайда, әйтик, Гайсә Гыйниятуллин, Габделхак Бәдретдинов ел да ярдәмнәреннән ташламыйлар.
Белешмә
Светлана Сарыйм кызы Ганиева Лениногорск районының Түбән Чыршылы авылында туган. Чирмешәндә 1975нче елдан бирле яши. 1998нче елдан 2005нче елга кадәр - Чирмешән җирле үзидарә Советы башлыгы. Аннан соң Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе.
- Чирмешән авыл җирлегенең бер үзенчәлеге - күпмилләтлелек.
- Бездә 3512 кеше - татар милләтеннән, 1924се - рус, чувашлар - 828, мордвалар - 403 һәм башка милләт кешеләре - 111. Чиркәүләр, мәчетләр эшләп тора. Шөкер, матур, тату яшибез. Бүләр әйберебез юк.
Әңгәмәне Марат Гомәров үткәрде.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев