13 декабрь 2017 яңалыклары
-
«Акылдан язам бугай мин: теге дөньядан телефоныма хәбәрләр килә башлады»
Беркөнне шулай бер танышым шалтыратты. «Акылдан язам бугай мин. Теге дөнья дигәннәренә ышанмас җиреңнән ышанырсың», - ди бу. Аннары тавышын киметә төшеп, пышылдауга күчеп: «Телефоныма «теге»ннән хәбәрләр килә башлады бит», - дип өстәде. Сизеп торам: үзе дә шактый өреккән, минем дә тынычлыгымны алды. Коты ботына төшкән дияр идем дә, телефон...
-
Керкәле (ВИДЕО)
-
Ришат Төхвәтуллин: «Балаларымны тәрбиялисем, яраткан башка бер эш белән шөгыльләнәсем килә»
Татар җыр сәнгатенең иң популяр җырчыларыннан берсе булган Ришат ТӨХВӘТУЛЛИНны Казанда тоту бик авыр. Интервью алу икеләтә катлаулы, чөнки һәр сәгате, һәр минуты алдан язылган. Бу юлы әңгәмә алыр өчен очрашу көнен билгеләгәнче дә ике ай вакыт узып киткән икән. Һәм, ниһаять, җырчы Санкт-Петербургтагы гастрольләрен тәмамлап, туган якларына кайткач, аның...
-
2018нче Яңа ел табынында ниләр булырга тиеш?
2017-нче елны Әтәч символы астында үткәрсәк, 2018-не Эт елы буларак көтәбез. Өстәл әзерләгәндә дә киләсе елның хуҗабикәсе күңеленә хуш китерергә тырышыгыз. Шул очракта елыгыз күңелле, борчу-кайгыларсыз, рәхәт узар. Эт актив һәм шат яшәү рәвешен сурәтләүче хайван. Шуңа да 2018-нче Яңа ел табынын ирекле һәм уңайлы форматта әзерләгез. Һәр бәйрәм табынының...
-
Чирмешәннең төп чыршысы Канаш урамында үскән
Район Советы каршындагы мәйданда районның төп -үзәк чыршысын да бизи башладылар. Быел да чыршыны урманнан түгел, ә Чирмешәннең Канаш урамыннан, Виктор һәм Ирина Черновлар яшәгән йорт алдыннан кисеп алганнар. -Бу чыршы әти-әни йорты бакчасында үсте, - ди Александр Чернов. - Әнием Ирина Петровна абыем Сергей белән 30 ел элек берничә...
-
Чирмешәндә чаңгы ярышы уза
16 декабрь көнне район үзәгендә стадионда чаңгы ярышлары узачак. Спортчылар 11 категориядә көч сынашырга җыена. Ярышларда мәктәп укучылары, оешма һәм учреждение хезмәткәрләре, чаңгы спортын яратучылар катнаша ала. Ярышлар сәгать 10да башлана. Белешмәләр өчен телефон: 884396-2-54-89. Кадрия Гамирова фотосы
-
Лашманда һәм Әмирдә юллар ялт итеп тора
Лашман һәм Әмир урамнары юллары ялт итеп тора, соңгы вакытта шактый яуган карны бик тиз якка эттеләр. - Бу эш өчен җаваплы ветеран Шакир абый Салиховка рәхмәт, 13 урамны да вакытында чисталарга өлгерә, көн дә дими, төн дә дими, кирәк чакта тракторын кабыза, - ди Лашман җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов....
-
«Оливье» салаты кыйммәтләнгән
Быел Яңа ел табынын әзерләү, узган елга караганда, 4 процентка кыйммәткәрәк төшәчәк. Росстат мәгълүматлары буенча, Татарстанда яшәүче дүрт кешелек гаиләгә бәйрәм табыны әзерләү өчен, уртача алганда, 5 239 сум кирәк булачак. Ведомство хезмәткәрләре моның өчен 29 төрле продукт кирәк булуын да исәпләп чыгарган. Продуктлар исемлегендә сөләйман балыгы уылдыгы, ит, шоколад...
-
Иң тату сыйныф – Әккәрәй мәктәбендә
"Иң тату сыйныф серләре" республикакүләм конкурсының муниципаль этабында Әккәрәй урта мәктәбенең 6нчы класс ата-аналар комитеты җиңү яулады, алар республикада район данын яклаячак. Әлеге бәйгедә Чирмешән лицее да катнашачак. Ата-аналар комитетлары арасында үткәрелүче әлеге бәйге республикада икенче ел оештырыла. Балалар сәнгать мәктәбендә узган район турында быел барлыгы 8 мәктәпнең ата-аналар комитетлары...
-
Туймәт егетенә Рәхмәт хаты һәм ноутбук бүләк иттеләр
"Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенроссия физкультура -спорт комплексының җәйге фестиваленең төбәк һәм россия этапларында югары күрсәткечләре өчен, Туймәт төп мәктәбенең 9нчы класс укучысы Инсаф Сафин Чирмешән муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Аңа шулай ук ноутбук та тапшырдылар. Инсафның әти-әнисе- Габдулла Сафин-"Витязь" җәмгыяте хезмәткәре һәм әнисе Розалия Сафина-Бәркәтә урта...
-
ЯРМА БЕЛӘН ТУТЫРЫЛГАН КАЗ
Вконтакте социаль челтәрендәге "Татар халык ашлары" төркеменнән ярма белән тутырылган каз рецептын тәкъдим итәбез. Чистартылган казны яхшылап юып тастымал белән корыткач, эченә, тышына тоз сөртәләр. Дөге яки борай ярмасын тозлы суда бүрттереп саркыткач, сары май, тоз, борыч салып, (суганны майда кыздырырга мөмкин) яхшылап болгаталар һәм бүрттергән ярманы каз эченә тутыралар....
-
Тормыш авырлыкларын җиңгән 5 ҮРНӘК КЕШЕ
Күбебез тормыш авырлыкларында, килеп чыккан уңышсызлыкларда үзебезне түгел, ә башка факторларны гаепләргә ашыгабыз. Бүген авыру һәм катлаулы проблемаларны җиңеп уңышка ирешкән кешеләр хакында сөйләшербез. Шуннан соң пүчтәк сәбәпне дә бар итеп тормыштан зарланмый башларбыз, бәлки. 1. Турия Питт - манекенщица. 24 яшендә каты янгынга эләгеп тәненең 64%-ы пешә, шул исәптән...
-
Чирмешән районында кар машиналарын тикшерәләр
11 декабрьдән 28 декабрьгә кадәр «Кар машинасы-2016» профилактик операциясе уздырыла. Бу уңайдан оештырылучы бердәм рейдларда Дәүләт техник күзәтчелеге, ЮХИДИ, янгын-коткару, аучылык хезмәте хезмәткәрләре катнаша. Тикшерү барышында машиналарның теркәлү мәгълүматларына туры килү-килмәвенә, кагыйдәләрнең үтәлешенә, техник карау узу-узмауга, мототранспортка кенәгәсе булу-булмауга зур игътибар биреләчәк. "Гостехнадзор"ның Чирмешән районы буенча баш дәүләт инженер -...