13 сентябрь 2020 яңалыклары
-
Чирмешән районында 18 сәгатькә сайлаучыларның 93 проценты тавыш биргән
18 сәгатькә алынган мәгълүматларга караганда, Чирмешән районында сайлаучыларның 93 проценты, ягъни 13 мең 452се сайлауларда тавыш биргән.
-
«Әни, мин үлмимме, минем яшисем килә бит, әни, яшисем килә»
Казандагы зур сәүдә үзәгенә тик торганнан, эче пошканнан гына чыкты Айгөл. Бер кирәк әйбере дә юк. Бар да җитеш тормышында. Киемнәренең исәбе-хисабы юк. Күбесен сеңелләренә дә таратты.
-
Чирмешән бакчачылары уңыш җыю мәшәкатьләрендә
Бер яктан яңгыр юк дип зарлансак та, быелгы көз бакчаларыбыздагы уңышны җыеп алырга коры, матур көннәрен мулдан бирде. Бәрәңгеләребез базларга, идән асларына төшеп урнашты. Инде авыл кешесе кабак, чөгендер түтәлләрен бушата. Якташларыбызның бакча мәшәкатьләре ничек бара? Сорашуыбыз шул хакта.
-
Түбән Чегодайда сайлаучыларны коймак белән сыйладылар
Түбән Чегодай авылында сайлауларга килгән авылдашларын сайлау участогы янында ук коймак пешереп, самавыр чәе белән сыйладылар.
-
Чирмешән районының 94 яшьлек сугыш ветераны сайлау участогына үзе килеп тавыш бирде
Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхак Җиһаншин сайлау участогына үзе килеп тавыш бирде. Югары Чегодайда яшәүче 94 яшьлек якташыбыз, шөкер, аягында йөреп тора, күзлексез дә яхшы күрә, яза, ишетә.
-
Чирмешәндәге сайлау участогында матбугат ветеранын туган көне белән котладылар
Чирмешән лицеенда урнашкан сайлау участогына тавыш бирергә килгән Кәримә Талипованы бүләк белән каршы алдылар.
-
Чирмешән районы сайлаучылары бу юлы да актив
Район территориаль сайлау комиссиясеннән иртәнге сәгать 10га алынган мәгълүматлар буенча, исемлеккә кертелгән 14 мең 408 сайлаучының 9932се, ягъни 68,93 проценты тавыш биргән дә, шуларның 9121се 11, 12 сентябрьдә бюллетень алганнар.
-
Кемнәргә коронавирустан прививка ясатырга ярамый?
Яман шештән, ялкынсыну, кан авыруларыннан интегүчеләргә, “красная волчанка” кебек аутоиммун системасына зыян килүчеләргә (организмның саклагыч көчләре зәгыйфьләнгән, дигән сүз) коронавирустан прививка ясатырга ярамый.
-
Иске Элмәле авылындагы “Ивушки” ансамбле артистлары милли киемнәрдән тавыш бирделәр
Иске Элмәле авыл мәдәният йорты каршында оешкан “Ивушки” халык ансамбле сайлау участогына килүче авылдашларын матур җырлар белән каршы алды.
-
Чирмешән районында сайлау участоклары ишекләре ачык
Райондагы 34 сайлау участогы да иртәнге сәгать 8дә ишекләрен ачты.