Түбән Чегодайда сайлаучыларны коймак белән сыйладылар
Түбән Чегодай авылында сайлауларга килгән авылдашларын сайлау участогы янында ук коймак пешереп, самавыр чәе белән сыйладылар.
Тавыш биреп чыккан, 85 нче дистәне ваклаучы Мөхтәсим бабай Шәйхетдиновны да авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре кыстап табынга дәштеләр.
-Тормышларыбыз тагын да матуррак булсын, илебездә тынычлык саклансын, дип тавышымны бирдем, - ди авыл агае. – Бар да яхшы, тик олыгайдык кына, их, бер 45 яшне генә алып ташлыйсы иде дә.
Мөхтәсим абый бүген ялгызы гомер итә, ни кызганыч, тормыш иптәше ун ел элек гүр иясе булган. Гаилә башлыгы заманында тракторда, ындыр табагында эшләгән, шоферлыкка укыган, көтү көткән, шәхси хуҗалыктан сөт җыйган. Хатыны белән дүрт бала үстергәннәр.
-Мөхтәсим абый бик тәртипле, сабыр кеше ул. Аны бик яратабыз, хөрмәт итәбез. Шундый авылдашларыбызны бүген рәхәтләнеп сыйлыйбыз, - диләр мәдәният йорты хезмәткәрләре.
Марат Гомәров фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев