Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндәге сайлау участогында матбугат ветеранын туган көне белән котладылар

Чирмешән лицеенда урнашкан сайлау участогына тавыш бирергә килгән Кәримә Талипованы бүләк белән каршы алдылар.

Мондый хөрмәтләүнең сәбәбе – бүген аның туган көне икән, Кәримә Гариф кызына 74 яшь тулды.

Озак еллар район газетасы редакциясендә эшләгән ветеран мондый сюрпризны көтмәгән иде.

-Сайлауларга килмичә калган юк. Алар безнең гомердә бик күп булды. Сайлаулар – мөһим вакыйга. Һәрберебез яхшылыкка өмет итеп киләбез. Ә мин сайлауларда, беренче чиратта, балаларның һәм оныкларның киләчәге турында уйлап катнашам, - ди ул.

Лашман авылында туып үскән Кәримә Талипова озак еллар редакциядә эшләп лаеклы ялга чыкты. Җаваплы, белемле, үз эшенең чын остасы булды ул. Ул “Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре” мактаулы исемен дә йөртә.

 Без, яшьләр, аны хөрмәт итеп “аяклы энциклопедия” дип тә йөртә идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X