Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхак Җиһаншин сайлау участогына үзе килеп тавыш бирде. Югары Чегодайда яшәүче 94 яшьлек якташыбыз, шөкер, аягында йөреп тора, күзлексез дә яхшы күрә, яза, ишетә.
-Үземә ошаган кандидатлар өчен тамга салдым, - ди 18 яшьтән ил азатлыгын яклап көрәшкән, Дан ордены, медальләр белән бүләкләнгән, Эстония, Латвия, Финляндия җирләрен дошманнардан азат итешкән кече сержант Габделхак Җиһанша улы. -Илләр генә тыныч булсын. Сайланган Президент һәм депутатлар яшьләр турында, эш урыннары булдыру, авылларның киләчәге турында ныграк кайгыртсыннар иде.
Габделхак ага тормышыннан канәгать, бүген кызы һәм кияве белән яши.
-Быел, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан, кадер-хөрмәт күрсәттеләр, бик күп бүләкләр бирделәр, рәхмәт, - ди якташыбыз.
Сүз уңаеннан, Габделхак Җиһаншинга сайлау комиссиясе, Иске Үтәмеш авыл җирлеге Советы бүген дә бүләк әзерләгәннәр иде.
Нет комментариев