Райондагы 34 сайлау участогы да иртәнге сәгать 8дә ишекләрен ачты.
Участоклар урнашкан биналарга тән температурасын үлчәп, антисептик белән эшкәртеп кертәләр. Битлекләр, бер тапкыр кулланырга авторучкалар да бирелә.
-Бүген, төп сайлау көне дә тыныч, закон кысаларында узар дип өметләнәбез, - ди район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин. - 9121 сайлаучы (63,31 процент) үткән ике көндә тавыш бирде. Районда исемлеккә кертелгән сайлаучылар 14 мең 408 кеше.
Исегезгә төшерәбез: бүген Чирмешән районында Татарстан Республикасы Президентын, РФ Дәүләт Думасына һәм районның җирле органнарына депутатлар сайлыйбыз. Участокларга кичке сәгать 8гә кадәр килеп тавыш бирергә мөмкин.
Нет комментариев