Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Иске Элмәле авылындагы “Ивушки” ансамбле артистлары милли киемнәрдән тавыш бирделәр

Иске Элмәле авыл мәдәният йорты каршында оешкан “Ивушки” халык ансамбле сайлау участогына килүче авылдашларын матур җырлар белән каршы алды.

Милли сәхнә киеменә киенгән авыл артистлары  үзләре дә халык аз вакытта тавыш бирде.

Ансамбль 1989 нчы елны оешкан. Коллектив районда узучы чараларда да актив катнаша, республика бәйрәмнәрендә дә чыгыш ясый. Аларны хәтта Ульяновск, Самара өлкәләрендә дә беләләр. “Ивушки” бик күп бәйгеләрнең җиңүчесе, аларның исәбендә дистәләгән грамоталар һәм дипломнар. Коллективта 14 кеше, иң өлкәне Валентина Селивановага - 67 яшь.

Менә бүген дә, сайлау көнендә алар сайлау участогына килгән якташларының күңелләрен күрәләр, бер-бер артлы җырлар яңгыраталар.

-Безнең коллективтагы кайберәүләр үткән көннәрдә тавыш бирделәр, кемдер аны бүгенгә калдырды, - ди Иске Элмәле мәдәният йорты директоры, коллективның җитәкчесе Вера Захарова. -  Бездә сайлаулар гел шулай, җыр – бию белән уза.

 

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев