11 июнь 2020 яңалыклары
-
Чирмешән лицее укучысы инженер-программист булмакчы
Соңгы кыңгырау бәйрәме, чыгарылыш кичәсе – барысы да мәңгегә истә кала торган вакыйгалар. Тик быел алар гадәттәгечә узмый, коронавирус белән бәйле, алар да онлайн форматта гына үтә. Шундый гади булмаган чорда чыгарылыш сыйныфларга мәктәпне тәмамлау, имтиханнарга әзерләнү җиңел бирелмәгәндер. Бу хакта Чирмешән лицее укучысы Ильяс Шәйхетдиновтан белештем.
-
Россия көнендә һава торышы нинди булыр?
Якындагы ялларда Казанда һәм Татарстанда җылы һава, явым-төшемнәр көтелә.
-
Чирмешән районында “Калина” юл кырыена төшеп әйләнеп капланган
Бүген көндезге уникеләр тирәсендә Чирмешән ягыннан баручы ВАЗ-11183 элеккеге май-сыр заводы белән Сабантуй стадионы арасындагы участокта юл кырыена төшеп әйләнеп капланган.
-
Чирмешән районында быел ике кеше суда батып үлгән
Ел башыннан республиканың су объектларында 15 кеше батып үлгән (узган елда да шулкадәр үк). 3 кешенең, шул исәптән 1 баланың, рөхсәт ителмәгән урында коену сәбәпле гомере өзелгән.
-
Чирмешән районында Россия көнендә тематик чаралар узачак
Чирмешән районында Россия көне зур бәйрәм итеп үткәреләчәк. Илебез халкы бу бәйрәмгә дә күнекте, билгеле, элек тә аны күтәренке күңел белән билгеләп үтә идек.
-
Чирмешән районында бер кеше коронавирус йоктырган
Безнең районнан читтәрәк йөргән бу авыру безгә дә үтеп керде. Үткән тәүлектә COVID-19 бер райондашыбызда расланган.
-
Иван-чәйне ничек итеп дөрес җыярга һәм киптерергә?
Иван-чәй өлгерергә күп калмады. Безнең якларда июнь ахырлары– июльдә чәчәк ата ул. Үсемлек яфракларын нәкъ менә шушы вакытта – бөтен бөреләре чәчәк атып бетергәч, ягъни шау чәчәктә утырганда җыярга кирәк. Дәвалау үзенчәлекләрен саклап калу өчен аны ничек дөрес итеп җыярга һәм киптерергә?
-
Чирмешән районында авыл җирлекләре грант акчаларына тракторлар алмакчылар
Ивашкино, Туймәт, Шешминка һәм Мордва Афонькәсе авыл җирлекләре республика бәйгесендә катнашып, 1,5 әр миллион сум күләмендә грант отканнар.
-
Чирмешән районында “Куркынычсызлык каешы” операциясе башланды
Татарстанда, шул исәптән безнең район юлларында да 11еннән 30 июньгә кадәр “Куркынычсызлык каешы” дип аталган оператив-профилактик операция игълан ителде.