Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында быел ике кеше суда батып үлгән

Ел башыннан республиканың су объектларында 15 кеше батып үлгән (узган елда да шулкадәр үк). 3 кешенең, шул исәптән 1 баланың, рөхсәт ителмәгән урында коену сәбәпле гомере өзелгән.

Чирмешәндәге 135 нче янгын-коткару частеннан алынган мәгълүматлар буенча, безнең районда соңгы дүрт елда (2016-2020 еллар) барлыгы дүрт кеше суда батып үлгән, соңгы ике очрак быел булган.

Ни кызганыч, балалар да еш бата. Моның төп сәбәбе: аларның йөзә белмәүләре һәм сулыклар янында өлкәннәрдән башка йөрүләре. Боларны кисәтү өчен малайларны һәм кызларны иң элек кече яшьтән үк йөзәргә өйрәтергә кирәк. Әлеге эш гаиләдә башланырга тиеш. Ата-аналар балаларны ялгызын яки яшьтәшләре белән генә су буйларына җибәрергә тиеш түгелләр.

Гаилә белән ял итәргә барганда да, рөхсәт ителгән, йөзү өчен җиһазланган урыннарны гына сайларга кирәк. Кызганыч, безнең районда коену рөхсәт ителгән бер сулык та юк.

Суда бата башласаң нишләргә соң?

- Мондый очракта иң элек паникага бирелмәскә кирәк. Артык киемнәрегезне, аяк киемен салыгыз һәм ярдәмгә чакырып кычкырыгыз; аркага ятыгыз, кулларыгызны киң итеп җәегез, тынычланыгыз, берничә тапкыр тирән сулыш алыгыз. Коенырга барганда үзегез белән энә яки булавка алырга онытмагыз, көзән җыера калса, шул урынга энә белән чәнчү ярдәм итәчәк. Булавка булмаса, берничә мәртәбә балтырны чеметү дә булыша. Көзән җыерудан алай гына котыла алмасагыз, аякның баш бармагын нык итеп тотып алып турайтыгыз, - дип киңәш бирде 135 нче янгын-коткару часте начальнигы Фәрит Яруллин.

фото: архив 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев