Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Кәрим Минапов Чирмешән районы данын яклады

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министрлык аппараты һәм җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең балалары арасында “Онытмаска ант итәбез!” темасына шигырь укучылар бәйгесендә безнең районнан 7 яшьлек Кәрим Минапов икенче урын яулаган.

-Кәрим бу бәйгедә былтыр да катнашкан иде, - ди Чирмешән районы буенча 1 нче суд участогы консультанты Ләйсән Минапова. – Аның инде тәҗрибәсе бар, ул “Йолдызлык” фестиваленда да үзен сынап карады.

Призлы урыннар алучылар дипломнарга һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булганнар.

“Алар Ватан өчен көрәштеләр” темасына иң яхшы рәсем һәм “Онытмаска ант итәбез!” темасына шигырь укучылар бәйгеләре ТАССР Юстиция халык комиссариаты оешуга 100 ел тулуны һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү чаралары кысаларында уздырылган. 

Конкурсны уздыруның төп максаты – үсеп килүче буында совет халкының Бөек Ватан сугышы вакытында күрсәткән батырлыклары өчен горурлык хисләре тәрбияләү, Ватан тарихына кызыксыну уяту һәм балаларның сәләтләрен ачу.

Ләйсән Минапова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев