Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Иске Кадиның яшь географлары бер бәйгедә биш дипломга ия

Иске Кади урта мәктәбенең “Бригантина” командасы ТР яшь географларының IX турниры призерлары булдылар.

Казан шәһәрендәге “Дуслык” комплексында ике көн дәвам иткән ярышлардан якташларыбыз биш диплом алып кайткан. Әлеге конкурста сигезенче тапкыр катнашкан команда III дәрәҗә Дипломга ия.

-Команда составы ел саен үзгәреп тора, анда 8-11 сыйныфларда укучы биш бала катнаша, - диде җитәкчеләре, география укытучысы Резеда Локманова. – Укучылар бәйгедән дипломнар гына түгел, тәҗрибә дә туплап кайттылар. Аларның чыгышларын КФУ доцентлары бәяләде.

8 сыйныф укучысы Айсылу Йосыпова өч диплом белән бүләкләнгән. Ул абсолют чемпион булып, I дәрәҗә Дипломга ия. “Иң яхшы рецензент” һәм “Иң яхшы докладчы” номинацияләрендә дә җиңүче булган. 11 сыйныф укучысы Ришат Сафинга “Иң яхшы оппонент” номинациясендә Диплом тапшырганнар. Команда капитаны Рашат Заһретдинов, докладчылар Алия Кәлимуллина һәм Даниил Дютиннар да көрәштә югалып калмаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев