Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешәннән Елена Жарова “Ел укытучысы” бәйгесенең район этабы җиңүчесе

1 нче Чирмешән мәктәбенең химия укытучысы Елена Жарова “Россия ел укытучысы” Бөтенроссия конкурсының район этабында беренче урынны яулады.

Зур стажлы, шактый тәҗрибә туплаган Чирмешән лицееның башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлчәчәк Ибраһимова һәм Иске Кади урта мәктәбенең география укытучысы Резедә Локмановалар әлеге бәйгенең призерлары булдылар.

Бәйгенең район этабы Чирмешән лицее базасында узды. Ярышның беренче турында 17 укытучы ачык дәресләр күрсәтте. Ә инде финалга узган 10 педагог жюри членнарына һәм хезмәттәшләренә үз фәннәре буенча кызыклы мастер-класслар тәкъдим итте.

Югары уку йортында укыганда ук  педагогик хезмәт стажын башлап җибәргән Елена Сергеевнаның химия фәнен көндәлек тормышта ничек кулланырга мөмкин булуы хакындагы мавыктыргыч мастер-классы барысына да ошады. Педагог кер юу, аш әзерләү һәм ремонт эшләре вакытында кирәк булган файдалы мәгълүматларны да җиткерде. Кыскасы, ул үзе укыткан фәннең нинди кызыклы икәнен тулысынча дәлилле алды.

-Мин 4 нче курста укыганда ук Казан мәктәпләренең берсендә укыта башладым, гомуми стажым 7 ел, - ди бәйге җиңүчесе. – Мондый ярышта беренче генә катнашуым, бик дулкынландым, дөресен генә әйткәндә, җиңүгә өметләнмәгән дә идем. Киңәшләр биргән, ярдәм иткән хезмәттәшләремә зур рәхмәт.

Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатының татар теле укытучысы Әлфинә Гарифуллина - “Иң яхшы татар теле укытучысы”, Югары Кармалка мәктәбенең география укытучысы Лилия Серова “Педагогик дебют” номинацияләрендә җиңүче булдылар.

Елена Жарова, Гөлчәчәк Ибраһимова, Әлфинә Гарифуллина һәм Лилия Серовалар зона турында район данын яклаячак. Бөтенроссия бәйгесенең зона этабы  17-18 февральдә безнең районда узарга тиеш. Алты районнан килгән муниципаль этап җиңүчеләре өч номинациядә көч сынашачак.

фото: автор

1 нче Чирмешән мәктәбе педагогы "Ел укытучы - 2021" бәйгесенең район этабы җиңүчесе (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X