Район Сабан туеның ат чабышларында абсолют чемпион булып Чистайдан Ванхельсинг кушаматлы ат (җайдагы Владимир Андрианов) танылды. Ул 35 мең сумлык сертификатка ия. Татар ат заводыннан Первак (Александар Соколов) – икенче.
Ат чабышларында алты төркемдә 22 ат узыштырдылар. Бәйгедә Казаннан да җайдак бар иде.
Орел токымлы өлкән яшьтәге юртаклар арасында Татар ат заводыннан Первак (Александар Соколов) иң җитезе булды. “Хузангай” җәмгыятеннән Монте-Кристо (Сергей Юхнин) – икенче, шул ук хуҗалыктан Феникиец (Михаил Недорезов) өченче булды.

Өч яшьлек орел токымлы атлар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: Әлкинең “Хузангай” җәмгыятеннән Билярчик (Михаил Недорезов) – беренче, шул ук җәмгыятьтән Балагурка (Сергей Юхнин) – икенче, өченчедә - Татар ат заводыннан Дума (Евгений Леонов).
Рус, америка токымлы өлкән яшьтәге юртакларның иң җитезе - Чистайдан Ванхельсинг (Владимир Андрианов), шул ук районнан Арарат (Дмитрий Никоноров) – икенче, өченче урын бүләге дә Чистайга китте, Варяг кушаматлы атта Шәрипҗан Хәсәнов узышты.
Җирле атлар арасында беренчелекне Яңа Чишмәдән Сара (Артем Макаров) алды, Лашманнан Лейна (Данияр Гайфетдинов) – икенче, Яңа Чишмә районыннан Трибунал (Нияз Шәйдуллин) өченче булды.

Чиста һәм ярымтокымлы атлар төркемендә беренче урын бүләге Аксубай районына китте – Хайди кушаматлы ат иң җитезе булды (Эдуард Афанасьев). Чирмешәннән “Марат Галләмов” крестьян-фермер хуҗалыгыннан Карагез (Руслан Ризатдинов) – икенче, Казаннан килгән Ракита Голд (Кирил Романов) – өченче.
Һәр төркемдә беренче килгән атларны – 30000, икенчеләрне – 20000, өченче урындагыларны 15000 сумлык сертификат белән бүләкләделәр.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Кадрия Гамирова
Нет комментариев