Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешәннең "Ел тәрбиячесе" Наталья Чернова "Ромашка"да эшли

Җиңүче һәм икенче, өченче урыннарны алган тәрбиячеләр бәйгенең республика этабында район данын яклаячаклар. Мөгаен, күп кешенең "флексагон", "эбру" дигән төшенчәләрне гомумән ишеткәннәре дә юктыр. "Ел тәрбиячесе" район конкурсының финалында катнашучылар үзләренең тирән белемнәрен генә түгел, балалар белән уртак тел табу, шундый авыр сүзләрне дә сабыйларга аңларлык итеп җиткерү, кечкенәләрдә кызыксыну...

Җиңүче һәм икенче, өченче урыннарны алган тәрбиячеләр бәйгенең республика этабында район данын яклаячаклар.

Мөгаен, күп кешенең "флексагон", "эбру" дигән төшенчәләрне гомумән ишеткәннәре дә юктыр. "Ел тәрбиячесе" район конкурсының финалында катнашучылар үзләренең тирән белемнәрен генә түгел, балалар белән уртак тел табу, шундый авыр сүзләрне дә сабыйларга аңларлык итеп җиткерү, кечкенәләрдә кызыксыну уяту сәләтләрен дә күрсәттеләр.
Быел иң яхшы тәрбияче исеменә ун кеше дәгъва итте. Тәрбиячеләр бәйгенең беренче турында таныш булмаган бакчада, балалар төркемендә ачык дәрес биргәннәр. Сүз уңаеннан, конкурста район үзәгенең "Ландыш", "Әкият", "Чишмәкәй", "Ромашка", "Каенкай" һәм Иске Котыш, Ивашкино, Иске Үтәмеш, Иске Кади, Әккәрәй балалар бакчаларында эшләүчеләр катнашкан.
Район үзәгендәге "Ландыш" балалар бакчасында үткән финал өлешендә алты кеше көч сынашты. Якташларыбыз әүвәл үзләре белән таныштырдылар, аннан соң инде педагогик тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, мастер-класс күрсәттеләр. Аларда хезмәттәшләренә көч биреп утыручы тәрбиячеләр дә актив катнаштылар, җырладылар - биеделәр, уеннар уйнадылар, кәгазьдән модельләр (флексагоны) ясарга өйрәнделәр, суда рәсем ясау техникасы (эбру) белән таныштылар, хәтта, кашык белән "сәяхәт" ясадылар.
-Мин мондый бәйгедә беренче тапкыр катнашам, - ди конкурсның финалисты - Әккәрәй балалар бакчасы тәрбиячесе Олеся Маланчева. - Үзем өчен бик күп нәрсә алдым. Аеруча мастер - класслар ошады, күргәннәремне киләчәктә үз эшемдә дә кулланачакмын.
"Ел тәрбиячесе" район конкурсының җиңүчесе дип "Ромашка" балалар бакчасы тәрбиячесе Наталья Чернова табылды. "Әкият" балалар бакчасы музыкаль җитәкчесе Маргарита Долгополова һәм "Ландыш" бакчасы тәрбиячесе Айгөл Нигъмәтуллина икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр. Алар республика этабында район данын якларга әзерләнәләр.
Чарадан күбрәк фотолар: www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/13053-chirmeshәndә-"el-tәrbiyachese"n-bilgelәdelәr-fotoreportazh.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Ромашка Ел тәрбиячесе