Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешәнлеләр дә «Ел хатын-кызы. Ел ир аты: хатын кыз карашы» конкурсында катнаша

“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика бәйгесенең зона турында безнең якташлар дүрт номинациядә көч сынашачак.

Конкурс ун номинация буенча үткәрелә, аларның сигезесе хатын-кызлар өчен булса, икесендә ир-егетләр көч сынаша. Әлеге чара өч этапта оештырылачак, йомгаклау туры-финал Казанда Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан уза.

Хәзер бу дәрәҗәле бәйгенең зона этаплары бара.

“Хатын-кыз – мәдәният һәм рухият” номинациясендә район данын Әккәрәй мәдәният йорты директоры Лидия Квакова яклаячак. Лидия Дмитриевна 20 елдан артык мәдәният өлкәсендә эшли. Ул җитәкләгән коллектив республика күләмендә узган чараларда танылган, бик күп төрле призлар иясе.

«Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт бюджет учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге директоры Фирдәүс Морадыймова “Хатын-кыз – ел үрнәге” номинациясендә бәяләнәчәк. Фирдәүс Мәсгүт кызы 20 елга якын үз вазыйфасын зур җаваплылык белән башкара, коллективта зур ихтирам казанган җитәкче. Бәйгедә катнашучы “Ромашка” балалар бакчасы мөдире Наталья Чернованың “Язмышым –минем һөнәрем” номинациясендә катнашуы очраклы түгел. 18 ел педагогик стажы булган белгеч дистәләгән грамоталар һәм дипломнар белән бүләкләнгән.

Райондашларыбыз арасында бер ир-егет тә бар – “Ир-ат – мөрхәмәтле йөрәк” номинациясендә күрсәтелгән врач - педиатр Сәидакмал Әнвәров район халкы арасында зур абруй казанган кеше. Бу хакта аңа багышланган, социаль челтәрләрдә урнаштырылган, видеороликка карата калдырылган комментарийлар да моны исбатлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев