Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешәндә яшәүче хәрби пенсионер - район газетасының төп призы иясе

Район газетасына язылучылар арасында призлар уйнату хәрби пенсионер Искәндәр Заһитовка сөенеч китерде – төп призны – мультиварканы ул отты.

 

-Бу бүләк өчен, иганәче Фәгыйль Гатиятовка, редакциягә дә бик зур рәхмәт, - ди райондашлар өчен яхшы таныш кеше -  25 елга якын хәрби комиссариатта эшләгән, бүген Чирмешәндә яшәүче Искәндәр Яхъя улы. -Квитанцияне уйнап кына җибәргән идем. “Безнең Чирмешән”гә язылмый калганыбыз юк, барын да яратып укыйм, аеруча элек чыккан язмалар буенча күзәтүләр ошый. Укыйм да, хәзерге белән чагыштырам. Туган авылым Югары Чегодай турында язмалар яшь чакларны искә төшерә. Шөкер, хатыным Кәшифә белән ике ул үстердек, әле дә эшлибез, йорт алып барабыз. Әти дә исән-сау. Чирмешәндә яшәү ошый. Шунысы начар, авыллар картая, яшьләр саны кими. Моңа бик борчылам.

фото: Гөлсирә Шәрифуллина 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев