Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешәндә “Яктырак бул!” бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

Чирмешәннең "Ландыш" балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлүсә Гыйниятуллина кием модельләре конкурсында беренче урын яулады.

Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, тәрбиячеләр һәм мәктәп укучылары арасында узган елның декабрендә уздырылган яктылык кайтаручы элементлы кием модельләренең "Яктырак бул!" район бәйгесенә йомгак ясалды. Катнашучылар күп булган. Төп җиңүчеләрдән тыш, "Яктылык кайтаручы элементлар белән өске киемне оригиналь бизәү" номинациясе буенча да бүләкләр әзерләгәннәр.

Районның ЮХИДИ бүлеге, "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесе һәм район мәгариф бүлеге белән берлектә оештырылган бу бәйгедә Чирмешәннең "Ландыш" балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлүсә Гыйниятуллина беренче урынга лаек булды.

-Яңа ел алды иде. Бөтен фантазиямне эшкә җиктем. Улымның курткасына яктылык кайтаручы тасмалар тегеп, чыршыга охшатып бизәргә тырыштым, - ди җиңүче.

"Әкият" балалар бакчасыннан Данил Хәйдәров – икенче урында, шушы ук бакчада тәрбияләнүче Богдан Ильин һәм Чирмешән лицееның 1 нче сыйныф укучысы Айбулат Гыйләҗев өченче урынны бүлешкәннәр.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев