Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешәндә Яңа елга иң матур бизәлгән йортларның хуҗалары бүләкләнде

Чирмешән авыл җирлеге Советы Яңа ел уңаеннан игълан иткән “Иң матур бизәлгән шәхси йорт” дип аталган бәйгегә йомгак ясады. Җиңүчеләрне Үзәк чыршы янында узган бәйрәм чарасында бүләкләделәр.

Октябрь урамындагы 4 нче йортта яшәүче Николай һәм Венера Герасимовларның йорт тирәсе иң матуры дип табылды. Алар өйләрен аллы-гөлле утлар белән бизәгәннәр, матур итеп балалар мәйданчыгы да ясаганнар.

Икенче урын алган Петр һәм Любовь Андрушакевичларның йортлары (22 Партсъезд урамы, 35) каршында үсүче чыршыларга эленгән гирляндалар бөтен урамга ямь биреп тора.

Ә Карл Маркс урамындагы 7 нче йортта яшәүче Сергей һәм Айгөл Шалаховлар өй алларындагы чыршыларын, төсле утлардан кала, үзләре ясаган үзенчәлекле уенчыклар белән дә бизәгәннәр.

фото: Кадыйр Гомәров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев