Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешәндә иң яхшы укытучы һәм иң яхшы тәрбияче ачыкланды

Башка еллардан аермалы буларак, быел педагогларга уртак бәйрәм ясадылар - "Ел укытучысы - 2018" һәм "Ел тәрбиячесе - 2018" район этабы җиңүчеләрен бергә тәбрикләделәр. Икенче Чирмешән мәктәбенең математика укытучысы Лилия Нуретдинова "Ел укытучысы - 2018" конкурсының район этабы җиңүчесе. Тәрбиячеләр арасында Чирмешәннең "Әкият" балалар бакчасы укытучы-логопеды Гүзәл Могыйзова иң яхшы...

Башка еллардан аермалы буларак, быел педагогларга уртак бәйрәм ясадылар - "Ел укытучысы - 2018" һәм "Ел тәрбиячесе - 2018" район этабы җиңүчеләрен бергә тәбрикләделәр. Икенче Чирмешән мәктәбенең математика укытучысы Лилия Нуретдинова "Ел укытучысы - 2018" конкурсының район этабы җиңүчесе. Тәрбиячеләр арасында Чирмешәннең "Әкият" балалар бакчасы укытучы-логопеды Гүзәл Могыйзова иң яхшы булып танылды. Җиңүчеләр 10ар мең сумлык сертификатлар белән бүләкләнделәр.

"Ел укытучысы - 2018" бәйгесендә 19 укытучы һөнәри осталыгын күрсәткән - мастер-класс тәкъдим иткәннәр. Икенче турда ун педагог көч сынашты.

Әккәрәй мәктәбенең тарих укытучысы Александр Аютов икенче урынга лаек булды. Әле беренче ел гына белем бирүче кызлар да уңышлы чыгыш ясады. Күтәмә мәктәбенең башлангыч класс укытучысы Мария Зорина, мәсәлән, "Педагогик дебют" номинациясендә - җиңүче, ә Югары Кәминкә мәктәбенең инглиз теле укытучысы Лилия Мисбахова шул ук номинациядә - призер.

-Быелгы бәйгедә яшьләрнең күп катнашуы бик куанычлы. Хезмәт стажлары, тәҗрибәләре аз булуга карамастан, эчтәлекле, кызыклы чыгышлар тәкъдим иттеләр, - ди район мәгариф бүлеге методисты Рәгыя Нурхәммәтова. - Без бу яшьләргә зур өметләр баглыйбыз.

Яр Чаллы шәһәрендә узачак зона бәйгесендә район данын яклаячак Лилия Нуретдинованың да хезмәт стажы бер дистә ел гына. Казан федераль университетын тәмамлап, Иске Кади мәктәбендә балаларга математика фәне серләрен өйрәткән якташыбыз инде икенче ел Чирмешәннең икенче санлы мәктәбендә белем бирә.

-Көндәшләрем көчле, тәҗрибәле иде, бәйгегә ныклап әзерләнсәм дә, районның "Ел укытучысы" булырмын, дип уйламаган идем, - ди Лилия Фәнил кызы. - Һөнәремне, балаларны, фәнемне бик яратам, укучыларга дәрестә үзләренә фикер йөртергә, эзләнергә мөмкинлек бирәм, һәр теманы көндәлек тормыш белән бәйләп аңлатырга тырышам. Мастер-класска да шундый тема сайладым.

"Ел тәрбиячесе - 2018" республика бәйгесенең район этабында 12 тәрбияче катнашты, шулар арасыннан өч җиңүче билгеләнде. Лениногорск шәһәрендә узачак зона этабында район этабы җиңүчесе Гүзәл Могыйзова белән бергә бәйгедә икенче урын алган Чирмешәннең "Ромашка" балалар бакчасы тәрбиячесе Әлфия Заһретдинова да катнашачак. Әккәрәй авылы балалар бакчасы тәрбиячесе Наталья Аютова бәйгедә өченче булды.

Гүзәл Могыйзованың педагогик стажы әле ике генә ел, шулай да ул үз-үзенә ышанган.

-Хезмәттәшләрем җиңүгә көч бирде, балаларны яратуым да ярдәм иткәндер, - ди педагог-логопед Гүзәл Рәфгать кызы. - Балалар бакчасында узучы дәресләрдә балаларның сөйләм үсеше экологик тәрбия белән үрелеп бара. Мастер-класста да шуны күрсәтергә тырыштым.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев