Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешән урманчылыгы бәйгедә оригинальлеге белән танылды

Яңа ел чыршыларын һәм территорияләрен, мәйданчыкларны иң яхшы бизәү буенча район бәйгесенә йомгак ясалды.

Комиссия карап чыккач, район үзәгендәге оешмалар арасында аерым-аерым җиңүчеләрне урыннар буенча билгеләмәделәр, бәйгедә иң актив катнашучыларны – иң яхшыларны бүләкләргә карар чыгардылар.

Иң яхшылар менә кемнәр: Чирмешән урманчылыгы, җирлекара үзәк китапханә, район мәдәният йорты, туган як тарихы музее, балалар сәнгать мәктәбе, “Чишмәкәй”, Каенкай”, “Әкият”, “Ромашка”, “Ландыш” балалар бакчалары, “Чирмешән АТПсы”, “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте, “Орион” яшьләр үзәге.

Авыл җирлекләре арасында иң яхшылар:

Мордва Афонькәсе авылы мәдәният йорты, Әккәрәй мәдәният йорты, Шешминка мәктәбе, Иске Элмәле авылы мәдәният йорты, Ульяновка авыл җирлеге.

Җиңүчеләргә бүләкләрне Яшьләр мәйданчыгында урнаштырылган үзәк чыршы янында оештырылган зур чарада тапшырдылар.

Бу кичтәге бәйрәмдә җыр-биюләр, уен-көлке, ярышлар да булды. Кунакларны Кыш Бабай һәм Кар Кызы да сәламләде, әкият персонажларын да күрдек.

Чирмешәндә һәм авылларда барлык оешмалар да диярлек, чыршы бастырып, территорияләрне һәм мәйданчыкларны бизәделәр, һәркайсы үзенчәлекле, игътибарга лаек. Чирмешән урманчылыгында, мәсәлән, территория төнлә генә түгел, көндез дә бик матур, биредә хәтта агач ботакларыннан кечкенә өйләр, боздан стена, тау да ясап куйганнар.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X