Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Чирмешән кызы Иделия Гарифуллина «Мини-мисс – 2022” бәйгесе җиңүчесе

Район мәдәният йортында 8-11 яшьлек кызлар арасында “Чирмешән мини-миссы – 2022” матурлык һәм сәләт бәйгесе үтте. Чирмешәннән әлеге ярышта алты кыз үз осталыкларын күрсәтте.

Бәйге биш өлештән торды. “Визит карточкасында” кызлар үзләре белән таныштырдылар, кайда укуларын, ниләр белән шөгыльләнергә яратуларын сөйләделәр. Калган өлешләрендә конкурсантларның әкиятләрне никадәр яхшы белүләре, җыр, бию, шигырь сөйләүгә сәләтләре, торт, коймак, чәк-чәк пешерүдә кулинар осталыклары һәм этнокостюмнардан гүзәллекләре бәяләнде.

Башка кызлар рус, чуваш, татар киемен күрсәтсә, бәйгенең иң яшь катнашучысы һәм җиңүчесе Иделия Гарифуллина Кавказ халыкларының милли костюмын сайлаган. Иделиягә 8 яшь, ул Чирмешән лицееның 1 нче сыйныфында укый, җырларга, биергә ярата.

-Бәйгегә без әнием белән әзерләндек. Бергә чәк-чәк пешердек, җырлар өйрәндек, әкиятләрне искә төшердек. Чыгышларымны карарга әти, апа, әби, туганнарыбыз да килде, - диде җиңүче.

 

-Кызыбыз бишь яшьтән сәхнәдә, шул вакытта, “Йолдызлык” фестивалендә катнашып, өченче урын яулаган иде. Хәзер дә бик теләп катнашты. Дөрес, бераз каушап калыр, дигән уйлар бар иде. Шулай да, сәхнәдә Иделия үзен бик тыныч,  оста тотты, - диде кызның әнисе Гөлнара ханым. 

Башка катнашучылар да номинацияләр буенча бүләкләнде. Виктория Сидорова – “Мини-мисс Артистлык”, Зәлидә Кәримова – “Мини-мисс Көмеш тавыш”, Милана Червова – “Мини-мисс Нәзакәтлек” (грация), Ралинә Кәлимуллина – “Мини-мисс Соклану” (очарование), Язилә Гыйниятуллина “Мини-мисс Елмаю” номинациясендә билгеләнде. Кызларның барысы да чарадан бүләкләр белән китте.

фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев