Чирмешән аграр техникумының 1 курс студенты Роза Чилигина Мәскәүгә Бөтенроссия конкурсының турыдан-туры (очный) этабына чакыру алган.
Якташыбыз "Россия-2035" социаль-икътисадый үсеш стратегиясе яшьләр проектларының Бөтенроссия конкурсында “Эссе” номинациясендә катнашып югары уңышка ирешкән.
Мәскәү “турына” республикадан 12 кеше үткән. Бәйгенең бу этабы 2021 елның беренче яртыеллыгында узачак.
фото: архив
Нет комментариев