Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Медальле костюм

Быел район сабан туена башкачарак, “имиджны” үзгәртебрәк бардым.

Кадергә генә киелүче кара костюмым түшенә бер медаль, һөнәрем буенча атказанган исемен раслаучы күкрәк билгесен дә эләктереп куйдым. Күрсеннәр, зур хезмәтем өчен, олыгайган көннәрдә үзебезне эштә күрсәткәч кенә бирелгән бүләкләр бит алар.
Мин шулай уйладым. Бәйрәмгә балалар белән бардык. Нишләптер, сизәм бит, якыннарым гына  болай килүемне, сүз әйтмәсәләр дә, ошатып бетермәделәр кебек.
Башкаларның да элеккеге колхоз уңганына исләре китмәде. Әле берәү, таныш кеше “Миндә дә күп андый шалтыравыклар”, дип көлгәндәй итте.
Бу хәлгә гаҗәпләнмәдем. Бездә күпме бүләк, лаеклы бүләк, сандык, шкаф төбендә ята. Аларны кемгәдер күрсәтергә оялабыз, кеше сүзеннән куркабыз. Нишләптер, хезмәт фронтында алынган бүләкләргә хөрмәтебез юк  кебек. Урланмаган, сатып алынмаган орден һәм медальләрне горурланып күкрәк түшендә йөртәсе дә бит. Теләсә нишләсеннәр, медальле костюмымны киләсе бәйрәмгә дә киеп барам әле. Бүләк бит тузан җыеп ятарга тиеш түгел. Энем, медалең бар икән, так син аны матур костюмыңа. Күрсеннәр, белсеннәр яннарында кем басып торганны.

Кадыйр Гомәров язып алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев