Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Дзержинский урамында тагын бер йорт төзеләчәк

Без бу хакта язган идек

45 ел элек
Галина Александровна Николаева “Красный Октябрь” колхозы савымчылары арасында алда бара. Аның хезмәтен хөрмәтләп, район үзәгендә Дан йолдызы кабызылды.
“Ленин юлында” – 2 декабрь, 1977 ел.

“Шушма” колхозы терлекчелек продуктларының һәр төрен сату планын Бөек Октябрьнең 60 еллык бәйрәменә үк үтәде. Шушы чор эчендә дәүләткә 7513 центнер сөт, 2126 центнер ит, 76 центнер йон тапшырдылар.
“Ленин юлында” – 3 декабрь, 1977 ел.

40 ел элек
Чирмешәндә үзәк больница комплексы төзелеше бөтен халык эшенә әверелде. Яңа поликлиникада иркен, якты холл, регистратура кабинеты, белгечләр өчен яңа җиһазлар белән тулыландырылган кабинетлар бар.
Чиратта – үзәк район больницасының төп корпусы. Ул 1983 елда файдалануга тапшырылырга тиеш.
“Ленин юлында” – 3 декабрь, 1982 ел.

30 ел элек
Якты Тау поселогында яңа мәчеткә манара куелды. Биредә халык бик бердәм. Мәчет төзү турында сүз чыгуга өч ай дигәндә анда гыйбадәт кылдылар. Яктытаулылар мәчет төзелешен башкаручы һәм эшне ахырынача җиткерүне оештырган Габделбарый Гамируллинга, башкаларга да бик рәхмәтле.
“Ленин юлында” – 2 декабрь, 1992 ел.

“Алга” колхозының машина-трактор паркы ел саен яңа техникалар хисабына баеп тора. Быел гына да бер КамАЗ сатып алынды, тагын бер шундый автомашина өчен акча күчерелде. Ике “Нива” комбайны да кайтты.
“Ленин юлында” – 5 декабрь, 1992 ел.

25 ел элек
Чирмешәннең Амур ягындагы өлешендә ике катлы мәһабәт бина – мәктәп ачылды. Аны бөтен эшен бетереп файдалануга тапшырдылар. Биредә ике йөздән күбрәк бала укый. 
“Безнең Чирмешән” – 3 декабрь, 1997 ел.

Район хәзерләүләр конторасындагы йон теттерү цехына килүчеләр күп. Биредә фураж да тарттыралар. Былтыр 9618 данә сарык, кәҗә, дуңгыз, 4840 данә эре мал тиресе җыйганнар, урында ук исәп-хисап ясаганнар.
“Безнең Чирмешән” – 6 декабрь, 1997 ел.

20 ел элек
Урманасты Үтәмеш авылындагы кибеттә тоз, шырпы, электр лампочкалары, кер юу порошогы ише көндәлек куллану товарлары еш кына булмыйча тора.
“Безнең Чирмешән” – 4 декабрь, 2002 ел.

Чирмешәндәге Дзержинский урамында тагын бер, монысы күпфатирлы, йорт төзеләчәк. Иске котельный урынында җир казу, нигез ясау эшләре башлана да. Бу йорт “Тузган торак” программасы буенча салыначак.
“Безнең Чирмешән” – 7 декабрь, 2002 ел.

15 ел элек
Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатының икенче корпусы да файдалануга тапшырылды. Бүген монда 43 кеше яши. Йорт-интернат янындагы фонтанны да ясап бетергәннәр, аны кышкы саклауга куйганнар.
“Безнең Чирмешән” – 30 ноябрь, 2007 ел.

Безнең районда 90 яшьтән узган 90 кеше яши. Иң өлкән якташыбыз – 99 яшьлек Лукерия Ивановна Исмухина (тумышы белән Югары Кармалкадан, өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында тора). Иң олы ир-ат – Әгъзаметдин Ногман улы Ногманов – Кармышныкы.
“Безнең Чирмешән” – 1  декабрь, 2007 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев