Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бу кызыклы

Бүген нинди бәйрәм, беләсезме?

Аны гамәлгә ашыруны итальяннар уйлап тапкан һәм ул 2007 елдан башлап билгеләнә.

Шәп бәйрәм – Ашыкмау көне! Ул тормышның һәр мизгеле белән ашыкмыйча соклана белү, һәр көннең кадерен белеп яшәү максаты белән оештырылган.

Тормышны барлык чагылышында акрын гына, ашыкмыйча гына тәмләү – менә бүгенге көннең девизы.

Бүгенге заманда эшләүче кешеләрнең күп өлеше тәүлекнең бер вакытын офисларда, хезмәт урыннарында үткәрә, бу, әлбәттә, физик һәм әхлакый сәламәтлеккә начар йогынты ясый. Бу безнең якыннарыбызда да чагылыш таба.

Дөнья ашыгуда саташкан, дисәк тә була. Безгә барысын да тиз эшләргә, аз вакыт эчендә күп өлгерергә кирәк, шулаймы? Көннең һәр минуты вакыт белән узышу кебек. Ләкин кайчакта булса да туктап, тирә-якка күз сала белергә дә кирәк. Әйдәгез, бүген шулай итәбез.

Көне дә моңа этәргеч бирә: 26 февраль, җомга – Ашыкмау көне!

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев