“Безнең Чирмешән” газетасын шәһәрләрдә дә укыйлар
Шушы көннәрдә редакциягә олы яшьтәге апа килеп керде. Уңайсызланып кына: “Сездә район газетасының артып калган яисә элеккеге саннары юкмы?” - дип сорады.
Әйе, газетаны кирәксенеп, редакциягә еш керәләр. Күпчелек игъланнар белән кызыксына.
-Сезгә газета нәрсәгә кирәк? – дим.
-Алабугага туганнарыма җибәрергә вәгъдә иткән идем, - диде ул.
Мондый җавапны игътибарсыз калдыра алмадым, апа белән якыннанрак таныштык.
Венера Җамалтдинова Иске Үтәмештән булып чыкты. Озак еллар Казанда яшәгән, эшләгән, инде 11 ел авылда, әти-әнисе йортында гомер итә.
-Район газетасына язылмыйча калганым юк. Мин ялгыз яшим. “Безнең Чирмешән”не көтеп алам, ул миңа бер иптәш кебек. Газетаны берничә тапкыр укып чыгып, килгән саннарны җыеп барам. Аннан соң аларны туганнарым алып китә. Читтә яшәгән кеше өчен район хәбәрләре аеруча кызык. Ерактагы туганнарымны почта аша район газетасына яздырмакчы да булган идем, алай эшләп булмый икән. Шуңа да аларга бандероль белән җибәрермен дип ышандырдым, - диде Венера апа.
-Район хәбәрләре белән сайтта да танышырга була, – дип киңәш бирдем аңа.
-Юк, алар минем кебек, газетаны кулга алып, ашыкмыйча гына, кәгазьне “чыштыр- чыштыр” китереп укырга яраталар, - ди Венера апа.
Кунагыбызга район газетасының берничә санын табып бирдек. Ул, рәхмәтләр әйтеп, “Хәзер үк почтага керәм”, - дип, бик канәгать булып чыгып китте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев