Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Югары Кәминкәдә яшәүче 95 яшьлек ветеран 70 еллык машинасын еш "кабыза"

Һәр мәҗлеснең ниндидер бер бизәге, үзенчәлеге була. 95 яшьлек Гаҗилә әби Атакаева бүген аның юбилеена килгән кунакларны үзе язган шигырьләрен укып таң калдырды.

Гаҗилә Мингалим кызы әле дә матур-матур шигырьләр яза икән. Алар якыннары, тормыш гүзәллеге, элеккеге еллар турында. “Егылсам да, үзем торып киттем...” – ди ул, бер шигырендә, көчле, оптимист рухлы булуын раслап.

Яшь чагында Иркутск якларында бетон да салган, көчле агымлы Ангара суларында кер чайкаган. Озак еллар Казахстанда яшәп тә ныгыган якташыбыз. Шәл бәйләгән, юрган тышлары да теккән. Әле дә тегү машинасын еш “кабыза”. Аны, өч көн чиратта торып, 1950 елда Иркутскида алган булган.

-13 яшемдә атка сука тагып җир сөрдек, - ди бүген Югары Кәминкәнең иң өлкән кешесе. –Сәгать өчтә эшкә керешәбез. Ашыйсы килә, сәгать 9да, 10да гына нәрсәдер алып киләләр.

 

-Без Казахстанда яшәгәндә өч сыер, җиде ат, кырык-иллешәр баш сарык һәм кәҗә асрадык, - ди юбилярның Кара Чишмәдә торучы кызы Гөлнур Шәкүрова. –Әти дә, әни дә уңган булдылар, безне эшкә өйрәтеп үстерделәр. Мин өченче сыйныфта укыганда ук сыер сава башладым. Хәтерлим әле, әни Татарстандагы туганнарга кәҗә мамыгы-йон җибәрә, ә безгә, посылка белән, бал килә.

Исең китәрлек, 95 яшьлек әби былтыр да бәрәңге бакчасында чүп утап балаларына булышкан. Әле бит аның бер аягы юк. Җирдә шуышып, инде 18 еллап шулай эшләгән. Хәзер коляскада хәрәкәтләнүче ветеран тик торырга читенсенә, алда язылганча, тегү эшеннән тәм табып яши.

Атакаевлар Югары Кәминкәгә 25 ел элек кайтып төпләнгәннәр. Тумышы белән Чуашстан кешесе Минаҗетдин абзый 2007 елда вафат булып, монда җирләнгән. Хәзер карчыгы – Гаҗилә әби кызы Тәнзилә тәрбиясендә яши, күршедәге улы Минсәгыйть, килене Лидия дә гел ярдәм итеп торалар.

-Без апабыз Тәнзиләгә һәм җиңгәбез Лидиягә бик рәхмәтле, әнине карау мәшәкатьләре иң элек аларга төшә, - ди әнисенең юбилеена Кара Чишмәдән килгән Мөзәянә Минапова. –Биш туганым булуга да сөенәм.

Сүз уңаенан. Лидия Атакаева алман-немец милләтеннән.

-Югары Кәминкә халкы мине яхшы кабул итте, - ди ул. –Еш кына мәҗлесләргә чакыралар, аларга барам, дисбе тартам, намаз да укыйм. Бераз кыенрак булса да, татарча да аралашам.

Сәгыйть һәм Лидия җиде бала үстергәннәр, алтысы, шөкер, исән-саулар.

Гаҗилә Атакаевага муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Шәмсетдинов Россия Президенты һәм район башлыгы исеменнән котлаулар ирештерде, бүләкләр тапшырды. Социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина, Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Мингали Минһаҗев та аңа матур теләкләрен ирештерделәр.

Сыйлы, күркәм табын артында башкалар да сүз алды.

-Без Гаҗилә апа шигырьләреннән альбом да ясадык, - дип мактады мәдәният йорты хезмәткәре Рабига Фатыйхова.

 

-Сезгә дә минем кебек картаерга язсын, - диде хисләрен шигырьләрендә дә белдерүче юбиляр. –Шуңа да исем китә, безне ничек табып килгәннәр генә.

Беләләр, беләләр, табалар сезнең кебекләрне, Гаҗилә апа!

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев