Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Язмышыңа ялгызлык язылса

Берәүләр үз парларын таба алмыйча гаилә кору ләззәтеннән мәхрүм, икенчеләр ирен һәм балаларын югалтып япа-ялгыз калган. Ә кемнәрнеңдер бер-берсе белән кушылгач тормышлары җайланып китә алмаган. Ничек кенә булмасын, ялгызлык ялгызлык инде ул - җан әрнеткеч, үкенүле, әрнүле... Керкәле авылында яшәүче тыйнак, сабыр холыклы, мөлаем Гамирә Гыйләҗева хакындагы әлеге язмама шундый...

Берәүләр үз парларын таба алмыйча гаилә кору ләззәтеннән мәхрүм, икенчеләр ирен һәм балаларын югалтып япа-ялгыз калган. Ә кемнәрнеңдер бер-берсе белән кушылгач тормышлары җайланып китә алмаган. Ничек кенә булмасын, ялгызлык ялгызлык инде ул - җан әрнеткеч, үкенүле, әрнүле...

Керкәле авылында яшәүче тыйнак, сабыр холыклы, мөлаем Гамирә Гыйләҗева хакындагы әлеге язмама шундый фикерләр белән керештем. Сүземне ерактан башлыйм әле. Гамирәнең әнисе - Гайнелҗинан (ул күптән мәрхүмә инде) Бөек Ватан сугышы алдыннан Керкәле егете Рәхимҗанга тормышка чыга. Озак яши алмыйлар: сугыш башлангач ирне фронтка алалар. Гайнелҗинан ике яше дә тулмаган кызы Гамирә белән кала. Шуннан башлана инде авыр көннәр. Нужалы хезмәт, ачлык-ялангачлык, яшь бала. Урман кисүләр, урак урулар, сыер җигеп урман ташу, "уфалла" арбасына җигелүләр... Өстәвенә, Рәхимҗан бабай сугыштан исән кала калуын, тик туган якларына, гаиләсенә әйләнеп кайтмый. Башка хатынга өйләнә. Шундый әрнү, кимсетүләр кичерсә дә, Гайнелҗинан кызы Гамирәне әхлаклы, эшчән итеп тәрбияләргә үзендә көч таба. Ялгыз хатынның чит-ят ирләр белән дә "шылты" ишетелми, яңадан кияүгә дә чыкмый.
Кыз белән әни, шулай итеп, тормыш йөген бергә тарталар. Үсеп җиткәч Гамирә Керкәле егетенә тормышка чыга. Кызның бу иң беренче һәм соңгы мәхәббәте була. Баласы Гүзәлгә өч яшь тулгач, яшь хатын әнисе өенә кайтырга мәҗбүр була, ә ире башкага өйләнә. Әллә язмыш, әллә ялгыш - Гамирәгә дә нәкъ әнисе тәкъдире язган. Йөрәк никадәр яралы булса да, баланы үстерергә кирәк. Әни кеше кышын-җәен фермада, гектар-гектар чөгендер алып эшли, әле суган да үстереп сата. Кызы Гүзәл укырга керерлек була. Мәктәптә бу бала тыйнаклыгы, яхшы укуы, сөйкемле булуы белән аерылып тора. Әмма бәхетсезлек аяк астында, диләр бит, фермага әнисенә булышырга дип баргач, кыз аягын сындыра. Гамирә һәм Гайнелҗинан әби өчен борчулы, йокысыз төннәр башлана. Кыз балага кат-кат операция ясыйлар. Озак дәваланулардан соң гына Гүзәл аякка баса. Мәктәпне тәмамлагач ул үзе табиблыкка укыды. Хәзер Әлмәттә, кешеләр дәвалый (ире дә табиб).
Ә Гамирә Гайнелҗинан әбине хөрмәтләп соңгы юлга озатты. Мәрхүмә үләренә берничә ел кала бик нык авырып яшәде. Шөкер, инде хәзер Гамирәнең үзен кызы, кияве, оныклары ялгыз итмиләр. Авылга еш кайталар, булышалар, әниләрен кунакка да алып китәләр.
Кырык елдан артык фермада тир түккән, алдынгы терлекче булып пенсиягә чыккан Гамирәбез хәзер дини йолаларыбызны үтәп яши. Нинди генә авырлыклар, кайгы-хәсрәт кичерсә дә, тормышыннан зарланмас, ачык йөзле, кешеләргә ярдәмчел, олы җанлы, саф күңелле зат ул безнең Гамирә. Менә шундый кешеләрдән үрнәк алып яшисе иде.
Фәризә Галәүтдинова.
Керкәле авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмышлар Керкәле авылы ялгызлык