Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Яшәүчедә гомер итүче Роза Исрафилова бер “вагон” бавырсак пешергән

Яшәүче авылыннан аш-су остасы Роза Исрафилова 78 яшендә дә бавырсак пешерә.

-Яратам бавырсак пешерергә, бу эш җаныма тынычлык бирә. Минем үз гомеремдә пешергән бу татлы ризык бер “вагон” булыр иде, - дип елмая Роза апа. – Туй ашларына 70әр йомыркалык бавырсак пешерә идем, баллап өйгәч, бер чүмәлә була иде.

Якташыбыз бу эшне акчага башкармый, кем чакыра, кемгә кирәк, шуңа барып, бавырсак пешереп бирә. Роза апа бавырсакны газ өстендә майда бутап түгел, ә газ мичендә – духовкада кыздыра. Ул шулай өйрәнгән, аңа шулай җайлы. Якташыбыз элек бавырсакны утын мичендә пешергән.

Роза апага аш-суга осталык әнисе Рәхимәдән күчкән, заманында ул да туйларга ризыклар әзерләп биргән. Якташыбыз үзе дә күп кешене бавырсак пешерергә өйрәткән, килене Нәфисә дә әнисеннән калышмый.

-Бавырсак пешерүнең әллә ни сере дә юк кебек, тик аны уңдыру өчен камырын да шартына китерергә кирәк, - ди оста. – Үзем дә башкаларның  өйләренә барып өйрәндем.

Роза апа бавырсак пешерү рецепты белән дә уртаклашты, аны газета укучыларга да тәкъдим итәбез.

-Мин, гадәттә, камырны 10 йомыркага изәм. Туң йомыркаларны изрәтеп бераз тоз, аш содасы, камыр күперткеч (разрыхлитель) салып, миксер белән, күпергәнче бутыйбыз, - ди Роза апа. – Элегрәк мондый техникалар юк иде, кашык белән туглый идем.  Камырны йомшак итеп басып, кисәкләргә бүлеп, тасмалар ясыйбыз һәм кисәбез. Камырда он калмасын өчен, бу кисәкләрне иләккә салып, җилпеп алам. Бу арада тирән табага күп итеп үсемлек мае өстибез, газ миченә тыгып, 200 градуска кадәр кыздырабыз. Кызган майга камырны салып, духовканы ябабыз. Берничә тапкыр бутап алабыз. Мичне еш ачарга ярамый. Пешкән бавырсакларны, баллы ширбәт белән катырабыз.

Роза апа гомере буе авыр хезмәт башкара, колхозда 10 ел дуңгыз фермасында эши. Бу вакытта бар да кул көче белән башкарылган. Соңрак сарыклар, таналар да караган, гектарлап чөгендер эшкәртү дә эләккән бу буын халкына.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев