Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Якты Тауда "өй туе" үткәргәннәр

Әле шушы көннәрдә генә алар мәҗлес үткәргәннәр. Анда килгән туган-тумача, дус-ишләрнең дә Абдуллаевларның искиткеч зәвыклы, кабатланмас бизәкле өйләренә исләре киткәндер.

Стеналары борыстан күтәрелгән, тыштан тимер сайдинг белән тышланган, бу өй Якты Тауда иң матурларның берсе. Бәдрәфенә кадәр эчтә. Бүлмәләрдә идеаль чисталык. Кирәк-яракны, кием-салымны кайда “яшереп” бетерәләрдер, күз алдында бер артык әйбер күрмәссең. Ул тәрәзә йөзлекләре, капкага беркетелгән бизәкләр! Хозурланып карап торырсың.

-Быел монда бөтенләйгә күчендек, “өй туе” үткәрдек, - ди йорт хуҗасы Хәлил Абдуллаев. -Әле кыш чыгып караган юк. Моңа кадәр, билгеле, гел кайтып йөрдек. Өйне алты ел чамасы төзедек. Буш вакыт булды исә, гел монда кайтырга тырыштык, күп эшләрне хатыным, ике улыбыз белән җиңдердек. Бизәкләр төшерергә осталар чакырдык.

Хәлил һәм Мөслимә Абдуллаевлар Якты Тауга Түбән Камадан кайтканнар, инде икесе дә пенсиядә. Берсе – машина йөртүче, икенчесе заводта хезмәт куйган.

Мөслимә Хәниф кызы кухняда бик оста, Хәлил Әнвәр  улы балта, пычкы белән дус, балта остасы малае бит ул, әтисе сандыкларга хәтле ясаган, мич чыгарган.

-Әле мастерской да булачак, - ди Хәлил Абдуллаев. –Бүлмә әзер, инструментларым бар. Шул бинаның аргы башы стеналарын, җылытып, казлар, тавыклар асрарга җайлыйм.

Тавыклар да хуҗаларына рәхмәтле булырлар, алар өчен төзелгән “өй” дә сайдинг тышлы, эчтә бар да өр-яңа, нык агачтан эшләнгән. Мунчалары да картинадагы сыман.

Степная-Аръяк урамында яшәүче Абдуллаевлар каршындагы яшелчә бакчасына да яңа сулыш өрелгән, биредә дистәләгән төп алмагач тамыр җибәргән.

-Безнең авылның табигате бик матур, - ди хуҗа кеше. -Халкы дус, бердәм. Моңаерга вакыт калмый, гаиләләре белән малайлар еш кайта, күршеләр белән гел аралашып яшибез. Чыгып китәргә автомашинабыз, эшне җиңеләйтергә кечкенә тракторыбыз бар.

Якты Тауда, гомумән, элек читтә яшәгән дистәләп авылдашлары, яңа, шәп йортлар салып, туган якка күченгәннәр.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X