Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Яңа Чишмәдәге автоһәлакәт корбаны турында: «Соңгы сулышында да пассажирларын уйлаган»

Чирмешәндә яшәүче автобус йөртүче Михаил Баляев әле күптән түгел генә яңа йорт торгызган булган. Өч-дүрт ай элек кенә пенсиягә чыккан. Гомер көзендә — өч баласы, оныклары кочагында назланасы чорда 36 ел буе автобус йөрткән Михаил Михайловичның күзләре санаулы минутларда мәңгелеккә йомылды.

19 гыйнвар көнне Татарстанның Яңа Чишмә районында булган юл һәлакәте бөтен республика халкын тетрәндерде. Фаҗига Яңа Чишмә районында булса да, төнге юлда Чирмешән районы кешеләре бәлагә тарый. 8 пассажир утырткан автобус башта торбалар төягән йөк машинасы белән бәрелешә, соңрак аларга тагын ике машина килеп бәрелә. Биш кешенең сәламәтлегенә зыян килә. Алар Чистай хастаханәсенә озатыла.

Бу төндә Hyundai автобусы йөртүчесе Михаил Беляевның гомере өзелде. Аның тормыш иптәше, өч баласы, өч оныгы калды.


Михаил Михайлович оныгы Михаил белән

«Рулен үз ягына борган»

Михаил Михайловичның кызы Наталья Кашаева фаҗиганең нечкәлекләре турында сөйләде.

— Әти йөк машинасына үзе утырган ягы белән килеп бәрелгән. Рулен икенче якка борган булса, автобусның икенче ягы — пассажирлар ягына зыян киләчәген аңлаган ул. Шуңа бөтен авырлыкны үз ягына алган.

Автобус кабинасында әти кысылып калган, аягы өзелгән. Шул тимер арасына кысылган килеш 40 минут тирәсе торган. Бик күп каны аккан, аңын да җуя башлаган. Коткаручылар башта әтине үлгән дип уйлаганнар хәтта. Әтине хастаханәгә алып килеп җиткеререгә җитешкәннәр, әмма соң булган инде. Реанимациягә дә керергә җитешмичә калган ул. Үләр алдыннан соңгы тапкыр аңына килеп күзләрен ачкан да: «Пассажирларның барысы да исәнме?» — дип сораган һәм шундук аның йөрәге туктаган.

Инде көне буе әллә кемнәр шалтыратып кайгы уртаклаша, без аларның кемнәр икәнен дә белмибез, номерларыбызны каян табалардыр.

Әти рус милләтеннән. Гаиләдә үзе генә үскән, якын туганнары юк. Без — өч бала, өч оныгы ятим калдык. Әнигә бик авыр. Бик ярата иде әтине. Сөйләшергә дә хәле юк аның, — дип уртаклашты Наталья.

Кызы сүзләренчә, әлеге һәлакәтнең нечкәлекләрен Тикшерү комитеты барлый. "Транспортлардагы видеорегистраторлардагы язмаларны караганнар. Автобус тиешле тизлек белән хәрәкәт иткән. Әтинең бер гаебе дә юк!" — ди Наталья.

«Өлгерермен дип өметләнгән»

Беренче мәгълүматлар буенча, төп юлдан автобус хәрәкәт иткән вакытта икенчел дәрәҗәдәге юлдан прицебына торбалар төягән «КамАЗ» машинасы чыга. Камаз төп полосага кереп калырга җитешми һәм шушы вакытта аның тагылмасына автобус килеп бәрелә. 

Михаил Баляевның төпчек кызы Анна әтисен үкенечле үлем белән китте дип, күз яшьләрен тыя алмый.

— Әтием үзен түгел, пассажирларны кайгырткан. Иң зур таянычыбызны югалттык. Әтием дөньядагы иң әйбәт кеше иде. Һәрвакыт ярдәмчел булды. Яхшы әти, ышанычлы ир, тырыш гаилә башлыгы. Үз эшен җиренә җиткереп башкарды, яратты. Аны һәр кеше белә, хөрмәт иттеләр, яраттылар.

Камазның йөртүчесе машина килүен күргән бит. Бу хакта ул тикшерүчеләргә дә әйткән, гаебен дә таныган. Җитмәсә, прицебына торбалар төялгәнне белдертә торган махсус билгеләр дә куелмаган булган. Төнлә, караңгыда… Юл кагыйдәләре буенча, ул төп юлдагы транспортны уздырып җибәрергә тиеш булган. Өлгерермен дип өметләнгән инде…

«Яңа йорт салып чыккан иде»

Михаил Баляевны эш урынында да кешелеклелек сыйфатлары белән аерылып торуын әйттеләр.

Чирмешәннең авто-транспорт предриятиесенең баш инженеры Раил Шәйхетдинов Михаил Михайлович белән бергә 12 ел эшләгән.

— Көз көне генә пенсиягә чыккан иде, эшен яратты, ялга китәсе килмәде. Аның ниндидер авариягә эләккәнен беркайчан да ишеткән булмады, бик төгәл йөртүче иде. Беренче тапкыр шундый хәлгә юлыкты, соңгысы да булган икән, күрәсең.

Ә бит ул автобустан кисеп алып чыгаргач та, носилкада килеш: «Как там пассажиры?» — дип кычкырып яткан. Шул хәлдә дә башкаларны кайгырткан.

Аны бөтен район кешесе белә иде. Бөтен Чирмешән кешесен үз автобусында йөртеп чыккандыр ул. Тәртипкә бик таләпчән булды. Һәрвакыт автобусын чисталыкта тотты.

Тимер эшенә хирыс. Хезмәт юлын эретеп ябыштыручы булып башлаган, аннары автобуска утырган. Аның беренче автобусын «Карлсон» дип йөртә идек. Андый автобуслар бутән предприятиеләрдә гамәлдән чыгарылып бетте, ә аның машинасы 2012 елга кадәр йөрде. 1995 елгы булса да. Автобусларын карап кына тора иде.

Моннан җиде — сигез ел элек кенә яңа йорт салып чыккан иде. Яңа йортта сөенеп яшисе дә, яшисе иде әле дядя Мишага, — дип сөйләде Раил Шәйхетдинов.

— Чирмешән халкы әле дә бу хәбәрдән шок хәлендә, безнең өчен зур югалту. Михаил бик игелекле, гадел, эш сөючән кеше иде. Бик тәртипле гаилә төзеде, — дип сөйләде Чирмешәндә яшәүче күршесе Светлана Гласнова. Район үзәгендә кешеләр бер-берсен яхшы белә, дип сөйләде ул.

Михаил Баляевның элеккеге хезмәттәше Илшат Гайсин белән дә элемтәгә кердек.

— Михаил Михайлович 36 ел дәвамында бер предприятиедә автобус йөртүчесе булып эшләгән тәҗрибәле шофер. Рульдә эшләү ул — көн саен тормышыңны куркыныч астына кую дигән сүз. Ул шуны аңлый иде. Профессионал иде. Һәрчак әйткән сүзендә торды», — дип Михаил Баляевны искә алды ул. 

Михаил Баляев 22 гыйнвар көнне туган ягын Чирмешәндә җирләнәчәк.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Баляевлар гаиләсенең, туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

чыганак: intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев