Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Валентина Краснова: “Авыр күтәрәбез, гимнастика ясамыйбыз”

Ул әбисе һөнәрен үз иткән. Ивашкинода озак еллар райондашларыбызга аяк һәм кул буыннарын үз урынына кайтарырга булышкан Зинаида Яманованың оныгы ул – Валентина Краснова.

-Элек бездән бер дә кеше өзелми иде, кайвакыт бу хәл туйдыра да башлады. Хәзер моңа игътибар да бирмим, күнектем, - ди халык табибы. –Көненә вакыт-вакыт 4-5 кеше ярдәм сорап килә, кайбер көннәрдә бер дә булмый. Сырхауларны кире борганым юк. Әле башка авылларга да алып баргалыйлар, урын өстендә ятучылар янына. Элек шулай, әби белән, хәтта Бөгелмәгә барганым истә. Башта берәү чакырта, аннары, кем әйтмешли, дусларның – дуслары, күршеләрнең – күршеләре.

Ниндидер дарулар, препаратлар кулланмый Валентина Михайловна, аңа гап-гади мазь да җитә. Күпчелек аяк, куллары, бармаклары буыннардан чыкканда килә икән, бил борчыса да ярдәм сорыйлар.

-Авыр күтәреп эшлибез шул, я ялгыш басабыз. Буыннарны яздырмыйбыз, гимнастика ясамыйбыз. Әнә кайберәүләр аеруча еш килә, - ди Валентина Краснова.

Валентина үзе мөмкин кадәр сәламәтлеген кайгыртырга тырыша. 7 ел Яңа Чишмә больницасына йөреп эшләгән шәфкать туташы бит ул. Өйләрендә, олы бүлмәләрендә куелган тренажерны буш тотмыйлар, хәтта телевизор караганда да анда кемдер шөгыльләнә.

Красновлар – ишле гаилә, ире Юрий белән, ул нефтьче-оператор, үзләре сыман тырыш, әдәпле өч кыз үстерәләр. 25 еллар элек төзелгән кирпеч йортларында бөтен уңайлыкларны тудырганнар, бөтен җирдә – идеаль чисталык. Кирәк икән, Валентина Михайловна юлга да чыгып китә, үз машиналарында йөри, буыннарын яздыра.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев