Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Утыз Имән юбиляры көненә дүртәр тапкыр мич тә яккан

Якташыбызны 90 яшьлеге белән котларга балалары, оныклары һәм оныкчыклары җыелган иде.

Бу көнне тәбрикләүләр, бүләкләр дә бик күп булды. Юбилярга Россия Президенты исеменнән котлау хаты һәм район башлыгының бүләге тапшырылды. Яңа Кади авыл җирлеге башлыгы Мингәрәй Әминов тә тәбрикләде аны, тырыш, үрнәк балалар тәрбияләп, гомер буе авыр колхоз эшендә хезмәт куйган Әминә апага рәхмәт белдерде.

Әминә Закир кызы Кызыл Яр авылында туып үскән. Сугыштан кайткан Утыз Имән егете Хәләфетдин Мәслах улы белән гаилә корып, алар тугыз бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер 18 онык, дистәдән күбрәк оныкчыклары бар. Икесе дә гомер буе колхоз хезмәтендә булалар.

- Чөгендерне 3 гектардан да ким алмый идем, өстәвенә колхозга ипи дә пешердем. Көненә дүртәр тапкыр мич ягып, 25шәр ипи өлгертә идем, - дип искә ала Әминә әби ул елларны.

90 яшен тутырса да, әле дә тик торырга яратмый ул, бакча тутырып чәчәкләр, яшелчәләр үстерә.

- Кызганыч, бабаем гына 68 яшендә вафат булды, хәзерге рәхәт тормышта яши алмады, - ди ул.

Гүзәлия Сафиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев