Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Утыз Имән ветераны озак яшәү серен эшләп яшәү белән аңлата

Соңгы елларны 90, 95 яшен тутыручы райондашларыбыз белән еш очрашырга туры килде. Араларында төрлесе бар, урын өстендә ятучылар да, аяк өстендә йөреп торсалар да, хәтере булмаудан зарланучылары да. 94 яшьлек Рәйсә әби Кыямова хәтеренә исә шаккатырсың!

Утыз Имәндә яшәүче Рәйсә әби бу авылда иң өлкән кешеләрнең берсе.

-Таныклыкта 1925 нче елда туган дип язылган, дөрес түгел, мин 24 нче елны дөньяга килгәнмен, - ди ветеран. -Әти бик иртә гүр иясе була, ә әни 3 яшемдә мине туганнарына калдырып китә.

Әбинең бала чагы да, яшьлеге дә авыр елларга туры килгән. Өстәвенә, яшьли аягын имгәтә, шулай да бер эштән дә читтә калмый: фермада бозаулар, таналар карый, сыер җигәргә дә туры килә. Әбигә күз генә тимәсен. Тормыш дисбесендәге бер генә вакыйганы да күз уңыннан ычкындырмады ул.

-Бер елны шулай сыер җигеп Чирмешәнгә печән ташыдык. Кыш ае. Сыер карга керми бит, шуңа да алдан трактор юл ясый, без аның артыннан барабыз, - дип искә алды узганнарны якташыбыз. -Җәй көне ялан тәпи йөрдек, чөнки кияргә юк иде, заманасы шундый булды. Бик күп эләкте безгә.

Тик ул бер дә зарланмады, сүз саен: “Аллага шөкер!”- дип куйды.

-Апа - бик уңган кеше, - дип әңгәмәгә кушылды әбинең туганының кызы Гөлйөзем апа. -Ул хәзер дә тик утыра алмый. Бакчага чыгып, суган рәтләрен утый, чүп үләннәрен чабып чыга. Кыш көне, без йокыдан торганчы, өй алдын кардан чистартып куярга да иренмәде.

 -Мин суган утауны эшкә дә санамыйм, - дип куйды Рәйсә әби. -Заманында аны 2 әр тонна үстереп сата идем.

-Әле бит сез аның җырлаганын ишетмәдегез! - ди Гөлйөзем апа.

Җырларга кыстап карадык, “хәзер инде тавышым юк”, - дип акланды Рәйсә әби.

Сүз уңаеннан, озак еллар ялгыз яшәгән Рәйсә әби бүген Гөлйөзем апа белән Гаяз абый Хәйруллиннар йортында гомер кичерә.

“Яшәдек тә яшәдек инде. Бар хезмәт үзебезгә булды. Кешене эшсезлек бетерә, эшләп яшәргә кирәк”, - диде әби, озак яшәүнең сере белән кызыксынгач.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев