Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Утыз Имәндә юл һәлакәтендә гомере өзелгән Минзада Шәрәфиеваны искә алдылар

Тотынган яңгыр бер туктамыйча пыскаклап кына көне буе явып торды. Табигать тә безнең күңелләребезне аңлагандай, безгә кушылып елый кебек тоелды. Еларлык та шул: нәкъ бер ел элек улы Фирдүс укучы белем йортына барырга чыккан Минзада Шәрәфиева юл hәлакәтендә үлгән дигән хәбәр авылыбыз халкын тетрәндерде. Бу авыр хәбәр белән беребезнең дә...

Тотынган яңгыр бер туктамыйча пыскаклап кына көне буе явып торды.

Табигать тә безнең күңелләребезне аңлагандай, безгә кушылып елый кебек тоелды. Еларлык та шул: нәкъ бер ел элек улы Фирдүс укучы белем йортына барырга чыккан Минзада Шәрәфиева юл hәлакәтендә үлгән дигән хәбәр авылыбыз халкын тетрәндерде. Бу авыр хәбәр белән беребезнең дә килешәсе килмәде. Ләкин язмыштан узмыш юк шул. Минзадабызның бу якты дөньяны ташлап, бакыйлыкка күчүенә бер ел тулып узды.
19 апрель көнне мәдәният йортында Минзада белән бергә эшләгән районыбыз китапханәчеләре, укытучылар, мәдәният йорты хезмәткәрләре, башка өлкәләрдә эшләүчеләр аны искә алу кичәсенә җыелды.
Гайшә апа Зыякова аның рухына багышлап догалар укыды. Районыбыз китапханәләр челтәре җитәкчесе Рузилә Минхәерова сүз алып, Минзадабыз турында, аның хезмәтне яратып, искиткеч төгәллек белән, җиренә җиткереп башкаруын, игелеклелек hәм кешелеклелек сыйфатларын искә алды. Кем генә сөйләсә дә, Минзада турында сөйләве авыр иде. hәркемнең күзләре яшькә чылана, тын каплана.
Җирле үзидарә башлыгы Мингәрәй Әминов, аны укыткан укытучылары -Лениза Җәмалиева, Динә Фатыйхова, Дания Фәттахова аның тормыш юлын, игелекле, изге эшләрен тагын бер кат искә алдылар. Авыл мәдәният йорты каршында озак еллар эшләп килгән "Наз" ансамбленең алыштыргысыз җырчысы, йөзек кашы иде Минзадабыз. Аллаhы тәгалә аңа буй-сынны, чибәрлекне дә мулдан биргән. Җор телле, ачык йөзле, кояш кебек балкып үзенең нурлары белән тирә-юньгә ямь өстәүче, җылылык өләшүче иде ул. Авылыбыз китапханәсендә озак еллар намуслы хезмәт итте. Бер генә мәдәни чара да аның катнашуыннан башка узмый иде.
Ышануы авыр, бик тә авыр
Китеп бардың безнең арадан.
Китеп бардың бер кайтмас җирләргә,
Йөрәкләрне каты яралап.
Барыбыз да сине сагынабыз,
Юксынабыз сине сүз саен,
Онытмабыз сине алып киткән
Ул шомлы да, авыр яз аен.
Мәдәният йорты каршындагы бакчага чәчәкләр гүзәллегенә сокланмый үтү мөмкин түгел. Бу бакчаны гүзәл итүдә Минзадабызның өлеше бик зур.
Минзаданың тормыш юлын, эшен сурәтләгән фотолардан стенд-күргәзмә ясаганнар иде китапханәдә. Искиткеч матур,заманча күргәзмә-әсбәплар аны хәтерләтә сыман. Бу искә алу кичәсен оештыруда күп көч куйган район китапханәләр челтәре мөдире Рузилә Минхәерова, авыл китапханәчесе Әлфия Галиуллина, мәдәният йорты хезмәткәрләре Рушания Әминова, Гөлсирин Фәттахова, Гөлия Гыйрфановаларга рәхмәтебез чиксез.
Авылыбыз халкы күңелендә Минзадабыз сүнмәс кояш булып мәңгелеккә сакланыр.
Урының җәннәтнең түрләрендә, каберең киң, якты булсын. Улың игелекле бала булып, тормышта үз урынын табып, киләчәктә синең догачың булсын!
Зөhрә Кашапова,
Утыз Имән авылы.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл һәлакәте Утыз Имән авылы китапханәче