Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Урманасты Үтәмештән Фирдәвес Галиеваның китабы чыкты

Якташыбыз, Урманасты Үтәмеш авылында яшәүче Фирдәвес Галиеваның “Яшәү көче” дип аталган китабы дөнья күрде.

Дөрес, аның тиражы күп түгел, 30 гына данә.  243 битле басма Әлмәт шәһәрендә нәшер ителгән.

-Хезмәтемне роман дип атадым, чөнки анда күпкырлы вакыйгалар тасвирлана, аның геройлары –үземнең авылдашлар, күрше, тирә-як район авыллары кешеләре, нәсел-нәсәп, әти-әни, - ди Фирдәвес Гали кызы. -Ник “Яшәү көче” дисәгез, мин күп еллар Мәскәү шәһәрендә торып, туган җиремне, аның халкын гел сагынып яшәдем. Кайда гына яшәсәң дә, Себердәме, җылы яктамы, чит илдәме - йөрәгеңдә туган җир хисе саклана, кече ватаның сиңа күңел тынычлыгы, яшәү көче бирә. Мин бу әсәрдә халкыбызның гореф-гадәтләрен, татар яшәешен сурәтләргә тырыштым.

Якташыбыз китабын 1980 елда яза башлаган. Тик гаилә, балалар үстерү, тормыш мәшәкатьләре белән бәйле иҗат эше туктала. Фирдәвес ханым аңа 2014 елда яңабаштан керешеп, романының төп өлешен шул вакытта язып бетерә. Китап җиңел укыла, йөгерек тел белән язылган.

Белешмә. Фирдәвес Гали кызы Галиева белгечлеге буенча математик-программист. Казан дәүләт университетының Санау математикасы һәм кибернетика (ВМК) факультетын тәмамлаган. Мәскәүдә күп еллар программист булып эшләп,  туган авылы Урманасты Үтәмешкә күчеп кайткан.

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев