Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Ульяновка ветеранын 7 баласы, 16 оныгы, 10 оныкчыгы котлады

Ульяновка авылында яшәүче 45 еллык педагогик стажы булган Елена Волкованың 90 яшьлек юбилеен кафеда билгеләп үттеләр.

Елена Владимировнаны гомер бәйрәме белән котларга җиде баласы, уналты оныгы, ун оныкчыгы гына түгел, барлык туганнары һәм район җитәкчелеге дә килде.

Укытучы булырга хыялланган кызның планнарын Бөек Ватан сугышы җимерсә дә, сугыш тәмамланганнан соң ул барыбер ниятен тормышка ашыра, Аксубай педагогия училищесын тәмамлап Ульяновка мәктәбендә физика, алгебра, геометрия кебек төгәл фәннәр укыта. Яшь вакытында чаңгыда йөрергә, җырларга, чуваш милли киемнәрен тегәргә ярата.

Ландыш Зыякова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев