Туймәттә көрәшче Ильяс Галимовны искә алганнар
Безнең якташлар

Туймәттә көрәшче Ильяс Галимовны искә алганнар

Танылган якташыбыз, көрәш буенча дөнья чемпионы, күп тапкырлар Россия чемпионы 3 июньдә 44 яшендә вафат булган иде. Туймәттә җирләнгән якташыбызны, күптән түгел, искә алырга дуслары килгән.

-Чаллы, Әлмәт шәһәрләреннән Ильясның тренерлары, дуслары кайткан иде. Мәрхүмнең каберенә мәрмәр таш куйдылар. “Ильяс – безнең атылган йолдызыбыз, халкыбызның батыр улы иде”, - дип искә алдылар авылдашыбызны, рәхмәт аларга, - ди  Туймәт авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов.  

фото: архив


Нет комментариев